Яңа шигырь... Озын, тик шулай да...
***
Ачма авызың! Ябып тор!..
Барыбер гаепләрләр!
"Әй, аңгыра, син бит маңкорт,
Кит сәхнәдән!"- диярләр.
Ачы дөреслеккә алар
Чаң сугарлар, дуларлар.
Күт ялаучының фикерен
Күтәрерләр, зурларлар.
Мәгънәсенә төшенмичә
Давыл булып кубарлар.
Буран тынар, фикер сеңәр,
Соң булса да, аңларлар.
Тиле белән, тиле булма!
Әрәм итмә телеңне!
Үз туксаны туксан аның,
Саерактыр белеме...
Сәхнәдә "дурак" булсаң да,
Тормышта син икенче!!!
Ахмакка исең китмәсен,-
Диде миңа бер кеше.
Үз фикерен курыкмыйча
Җиткерәләр сирәкләр.
Калганнары көтү аның,
Явыз гаскәр - өрәкләр!
Акыралар, бакыралар,
Эш күрсәтә белмиләр.
Кирәк чакта юк бит алар -
Бозлар булып, эриләр.
Бу заманда фикереңне
Җиткермәү хәерлерәк.
Шунда ук изеп китәләр -
Көтүгә шулай кирәк.
Тукталганнар, тапталганнар
Шунда кала бирсеннәр.
Надан, ахмак, шыксыз, юләр,
Мәгънәсез дә дисеннәр...
Ә син дәшмә... читтән генә
Алып бар күзәтүләр.
Ачма авызың! Ябып тор!
Барыбер гаепләрләр...
20.11.2020 09:13
ⓒ Əбри Хәбриев https://vk.com/abri_xabrieff
#ӘбриХәбриев #ЭбриХэбриев #шигърият #шигырьләрем