Ноябрь азагы, декабрь башларында табигать торышының тотрыксызлыгы аркасында юлларда бозлавык барлыкка килә. Нәкъ шушы чорда егылып имгәнү очраклары күбәя дә инде. Гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләр егылса, аларның аяк-куллары тиз сынучан. Бу хәл организмда кальцийның кимүе белән дә аңлатыла. Кальций — иң әһәмиятле матдәләрнең берсе. Нигездә, күптөрле авырулар тәндә нәкъ менә кальций җитешмәгәнлектән барлыкка килә дә инде. Моны булдырмас өчен организм җитәрлек күләмдә кальций белән тукландырылып торырга тиеш. Кальций күп кенә ризыкларда: алма, өрек, әфлисун, шәфталу, ананас, кызыл чөгендер, ногыт борчагы, суган, төче торма, шалканда бар. Организм кальцийга мохтаҗлык кичергәндә соңгы вакытта бик тә нәтиҗәле бер чара куллана башладылар. Кальций төнәтмәсе дип атала ул. Аны әзерләү өчен 10 лимон, 6 йомырка, 300-400 грамм юкә балы, 3/4 стакан күләмендә коньяк кирәк. 6 йомырканы кабыгы белән бергә пыяла савытка салалар, шуның өстенә 10 лимонның сутын сыгалар. Савытны кара төстәге кәгазьгә төреп,