Сәгать 17.30 тирәсендә Сабаның Тукай һәм Муса Җәлил урамнары чатында авария булды. Светофорда туктап торган машинаның артына "14” автомобиле килеп бәрелде. Ике машинага да зур зыян килде. Травма алучылар юк.