Татарстанда мәктәп формасына таләпләрне яңарттылар. Хәзер салкын вакытта укучылар дәресләргә ачык төстә булмаган джемпер, свитер һәм пуловер киеп килә ала. Бу карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Моннан тыш, укучылар шакмаклы һәм буйлы киемнәр кия ала.
Укучылар киемнәренең фасоны һәм төсе хәзер мәгариф оешмасының норматив актлары буенча көйләнәчәк, диелгән карар текстында.