«Кызым туганнан башлап «Туган як»тан аерылган юк», — ди гәзит укучыбыз Альбина Гәрәйшина-Әхмәтҗанова
Гәзит укучылар, басманың социаль челтәрләрендә язылучылар белән төрле конкурс-чаралар үткәрү матур бер гадәткә керде.
Шушы көннәрдә ВКонтакте төркеменә язылучылар арасында бүләкләр уйнатуны оештырдык. Иң беренчеләрдән булып бүләк шәһәрдәшебез Альбина Гәрәйшина- Әхмәтҗанова өлешенә тиде. Бүләк алырга килгәч аның белән бераз әңгәмәләшеп тә алдык. Баксаң, ул безнең гәзитебезнең күптәнге дусты булып чыкты. Аның «Туган як» белән танышу тарихы да үзенчәлекле.
«2011 елның 19 ноябрендә беренче тапкыр әни булу бәхетенә ирештем. Кызыбыз таза-сау булып шәһәр бала тудыру йортында дөньяга килде. Бу чорда минем өчен өчләтә бәйрәм булды, чөнки 18ендә үземнең туган көн, ә икенче көнне кызым туды, өстәвенә, дәваханәдән чыгу көне Әниләр бәйрәменә тап килде. Шул уңайдан учреждениедә тантана оештырылды. Безне ул вакыттагы 2нче хастаханә баш табибы урынбасары Әлфирә Тимашева, акушер бүлеге җитәкчесе Римма Крючкова, никахлашу сарае директоры Анастасия Бурцева, шәһәр хатын-кызлар берлеге рәисе Асия Мофаззалова котлап, ихлас теләкләрен җиткерде. Сабыйларга «Октябрьский шәһәренең яшь гражданы» исеме бирелде һәм БР Президенты бүләкләре тапшырылды. Чарага «Туган як» гәзитеннән дә килгәннәр иде. Үзе дә күпме балага якты дөньяга килергә ярдәм иткән, утыз биш елга якын акушер тәҗрибәсенә ия булган әнием дә хәбәрчеләр белән үз тәэссоратларын уртаклашты. Өйгә кайткач, бала белән бәйле күңелле мәшәкатьләргә чумдык. Бераз вакыт үтү белән бала тудыру йортындагы тантананы искә төшереп, гәзит алырга редакциягә бардык. Анда безне сөенче көтә иде. Мәкаләдә әнинең интервьюсы белән нәкъ безнең гаилә фотосы басылган булып чыкты. Бу гәзитне әле дә кадерләп саклыйбыз. Шулай итеп, кызыбызның тормыш юлы «Туган як» белән бәйле, дип әйтергә мөмкин. Шул вакыттан башлап гәзиттән аерылган юк. Гаиләбез белән яратып укыйбыз», — дип сөйләде кунагыбыз.
Вакыйганың төп сәбәпчесе — тугыз ел элек дөньяга беренче аваз салган кызчыкның хәзер тормышы ничек икән? «Кызыбызга Сәминә дип исем куштык. 20нче мәктәпнең 3нче сыйныфында белем ала. «Дүртле», «бишле» билгеләренә генә өлгәшә, — дип дәвам итә Альбина ханым. — Укудан тыш, бию, рәсем ясау белән мавыга, махсус түгәрәкләргә йөри. Шәһәрдә оештырылучы туган телдәге шигъри бәйгеләрдә актив катнаша. Әле менә М. Җәлил иҗатына багышланган конкурска әзерләнәбез. Гомумән, гаиләбездә татарча сөйләшәбез. Туган телгә мәхәббәт гаиләдән башланырга тиеш, дигән фикер белән тулысынча килешәм. Балалар бит бакчада, мәктәптә күпчелек русча аралаша. Гаиләдә дә туган телдә сөйләшмәсә, ул аны ничек өйрәнә?! Безне әти-әни туган тел мохитендә, үзара дус-тату булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерде, хәзер үзебез дә баланы шулай тәрбияләргә тырышабыз».
Әңгәмәдәшем тумышы белән Азнакай районы кызы, гаиләдә ике кыз үсәләр. Казанда химия-технология университетын тәмамлый. Ул вакытта сеңлесенең Октябрьскийда укыган чагы. Аңа иптәш булырмын, эш тә эзләрмен, дип ул үзе дә шушы шәһәргә килеп төпләнә. Башта ун еллап «ОЗНА» компаниясендә эшли, аннары «Альтинвест»та хезмәт сала. Бүгенге көндә Альбина Гәрәйшина-Әхмәтҗанова «Инвестподряд-Стронег» җәмгыятендә җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе урынбасары — смета төзүче булып эшли. Ачык күңелле, аралашучан ханым тиз арада яңа коллективның үз кешесенә әверелә.
Альбина — матурлыкка гашыйк ханым. Гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. «Ял көннәрендә гаиләбез белән әти-әниләр янына кайтып йөрибез. Әнием белән бергәләп чәчәкләр үстерәбез, бакча карыйбыз, — ди ул. — Чәчәкләрнең, яшелчә-җимешләрнең ниндие генә юк бакчабызда. Орлыкларны үзебез чәчәбез. Өй тулы тартма-тартма үсентеләр була. Җәй көне ихатабыз салават күпередәй төрле төсләргә күмелә. Аллы-гөлле чәчәкләр, җимешләрдән сыгылып утыручы куак-агачлар белән хозурлану күңелләрне күтәрә, уңай энергия бирә. Мул уңышны әрәм итмәскә тырышабыз. Кышкылыкка кайнатма, компот, салатлар әзерлибез. Үзебезгә дә кыш буена җитә, туганнарга, дусларга да күчтәнәчкә өләшәбез. Шөкер, туганнарыбыз белән дус-тату, аралашып яшибез. Матур гадәт буенча туган көннәрдә, Коръән ашларында, Яңа ел бәйрәмнәрендә җыелабыз. Яз көне бергә җыелып, бакыйлыкка күчкән туганнарның каберләрен зиярат кылабыз, биләмәләрен чистартабыз». Бу уңайдан әңгәмәдәшем өчен күңелдә зур сөенеч туды. Һәркем каядыр ашыккан ыгы-зыгылы бүгенге заманда гаилә гореф-гадәтләрен саклап, бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүләре бик күркәм күренеш. Ә бит уйлап карасаң, аларның туган телне, гореф-гадәтләрне белүләре, туганлык җепләрен саклап яшәүләре нигезендә гаиләдән, әти-әнидән килгән тәрбия ята. Балаларында шундый сыйфатлар тәрбияләгән Галия Әзһәм кызы һәм Альберт Мәүлит улы тик хөрмәткә генә лаек.
Уйларымны сизеп алгандай, кунагыбыз дәвам итә: «Бүгенге матур, җитеш тормышта яшәвебез өчен безне бу дөньяга тудырган, күркәм тәрбия биргән, һәрвакыт терәк-таяныч булган әти-әниләргә рәхмәтлемен. Аларның төпле киңәшләре, йөрәк җылысы тормышта үз урыныбызны табарга ярдәм итте. Үзебез дә инде әти-әни булсак та, алар элеккечә безнең өчен көяләнеп тора, һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Форсаттан файдаланып, газиз кешемне якынлашып килүче Әниләр көне белән котлыйм, сәламәтлектә, җан тынычлыгында, әти белән пар канатлы булып, безне шатландырып яшәвен телим».
Әйткәндәй, Альбина ханым үзе дә шушы көннәрдә матур юбилеен билгели. Аны бу уңайдан ихлас тәбрик итеп, барлык хыяллары тормышка ашсын, һәр көнен елмаеп, сөенеп каршы алырга язсын, дип телисе килә.
... «Туган як»ның өч дистә ел чыгу дәверендә бихисап кеше аның мәкалә каһарманы булды. Әгәр сез дә бүгенге кунагыбыз кебек үзегез турында чыккан мәкаләләрне саклыйсыз икән, безгә хәбәр итегез. Материал никадәр иртәрәк чыккан булса, ул шулкадәр күбрәк кызыксыну уята. Фотолы булса, тагын да яхшырак. Ә, бәлки, кемнәрдәдер үзе белән бәйле гәзитнең тәүге саннары да бардыр. Кыскасы, бу тема буенча сездән шалтыратулар көтеп калабыз. Элемтә өчен телефон: 6-03-28.
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.