Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бер телем икмәк

Бүген без аны тиешенчә кадерлибезме?

Казанда яшәүче танышларым белән кибетләрдә йөрибез. Янәшәмдәге апага берәү әллә каян эндәшә: “Сау гынамы, Маһира апа!” Тавыш килгән якка таба борылып карадым. Табигать бирсә дә бирә икән чибәрлекне!.. Үзе бик әдәпле күренә. Кем булыр шулкадәр ачык бу кеше?!

Кайтыр юлда үзем дә сорамадым, Маһира апа да башлап сүз катмады. Өйгә кайтып, бераз хәл алгач кына сөйләде миңа.

...Казан сәүдә училищесын тәмамлап кына чыккан яшь кызны Маһира апа мөдирлек иткән кибеткә эшкә бил­гелиләр. Икмәк кибетендә эш тә әллә ни күп түгел, шулай да кыз беренче көннән үк уңганлыгы белән коллективта танылып өлгерә. Шундый бер аяныч хәл дә килеп чыкмаса...

Берчак кассада күпмедер акча җитми. Ул мөдир булып эшләү дәверендә мондый хәлнең булганы юк иде. Маһира Исламгали кызы сатучыларны янына җыеп ала да: “Кем акчаны алган, хәзер үк куйсын!” — дип, катгый әмер бирә. Берсе дә эндәшми. Барысы да башларын иеп таралыша.

Иртән аның бүлмәсенә бер кыз килеп керә. “Акчаны мин алган идем. Менә китердем. Бүтән алмам. Үз кирәгемә алган идем, куярга онытканмын,” — дип, күз яшьләренә буылып сөйли. Маһира да, үз чиратында, кызның ялгыш адым ясаганлыгын аңлата.

Һәм аны арытаба ныклап күзәтә башлый. Кибеткә 14 тиенлек икмәк китерә­ләр, ә кыз аны 16 тиен белән сата. Артык акчаны кассага салып тора да, соңыннан үзләштерә. Яшь кенә килеш каян шундый “һөнәргә” өйрәнгән? Теге акчаны да салырга “онытмаган”, артыграк алып ташлаган икән.

Боларын инде, икәүдән-икәү генә калгач, ачык сөйләшү вакытында әйтеп-аңлатып бирә.

Әйе, икмәк белән кеше алдау! Ничек моңа намусы җиткән, ничек кулы барган? Шушы олы гөнаһны яшь кенә килеш эшли алуына ул бүген дә торып-торып гаҗәпләнә. Хәзер ул күптән инде кияүдә, үзе дә балалар тәрбияли. Маһира апасы кайчандыр күңеленә салган тәрбия сүзләрен балаларына да аңлата торгандыр. Ә теге чакта аны дөрес юлга чыгаручы булмаса?..

Икмәк һәм кеше. Икмәкне олылаган кешеләрне генә хөрмәт итәргә кирәк. Күк­рәкләргә терәп кисәр икмәк һәр табынның түрен бизи. Ләкин үзебезгә яшәү көче биргән икмәкне кадерлибезме?

Картәниебез табын янына утырганда: “Икмәкнең валчыгын да төшермәгез, җыеп алып кабыгыз. Аллаһ сугар үзегезне”, — дия торган иде. Табынга төшкән валчыкларны нәни кулларыбыз белән җыеп алып каба идек. Курку тойгысыннан шулай эшләдек микән? Юктыр, өлкәннәрнең икмәкне олылавын, кадер­ләвен күреп, үзебез дә аларга охшарга тырышканбыздыр. Без, тыныч күк астында туган балалар, ачлыкны белмибез. Шуңа да үткән аяныч еллар турында миңа сөйләү килешеп бетмәс. Әмма балалык елларымда ишеткән бер хәл турында язмый булдыра алмыйм...

— Җиңгәчәй, Раилне йокларга салдыңмы? — Һәр көн билгеле бер вакытта юеш танаулы бер малай читән ярыгыннан Тәгъзимәттәйдән шулай дип сорый иде.

— Салдым, апаем, салдым, — дип, тегесе алъяпкычына кулларын сөртә-сөртә ишегалдына чыга. Аннары, бала янына килеп, башыннан йомшак кына сыйпый. Малай көтеп тора буламы соң, тизрәк өйгә ашыга, хәлсез куллары белән бишек бавына үрелә. Күзләре йомылып-йомылып китә. Кайчагында үзе дә бишектәге сабый сымак йокыга тала. Төшендә өстәл тулы ризыклар күреп, дертләп уяна. Юк икән шул, Тәгъзимә җиңгәчәсе алдына килеп баскан. Кулында бер телем икмәк. “Мә, улым, ал икмәкне”, — дип, аңа суза. Сабый шушы кадерле күчтәнәчне кечкенә кулларына тота да, ашыгып, өйләренә йөгерә. Һәр көнне шулай сабый җиңгәчәсенең тәүге сабые Раилне тирбәтә. Әнкәсе түшәктә ята, агалары колхоз эшендә. Ә ул бер телем икмәк өчен эш башкара. Тәгъзимә үзе дә килен кеше, биатасыннан яшереп кенә икмәк бирә торган була...

...Еллар үткән. Тәгъзимә дә картайган, әби булган, ялгызы гына яши. Улы Раил шәһәрдә. Ире сугыш яланында ятып калган. Ә теге бала, кайчандыр үзен ачлыктан саклап калган ятим – минем әтием! — Тәгъзимәттәйне чәйгә дәшә, тарихның үткән сагышлы елларын хәтер­ләренә төшереп утыралар. Алларында — табын түрен ямьләгән ап-ак бодай икмәге...

Әнә шушы авырлыкларны күреп үскән өлкән яшьтәге апа-абыйларның кибетләрдә икмәк алуын карап торганым бар. Кайберләре затлы кием сайлыймыни?! Янәсе, берсе каты, икенчесе ярылып пешкән. Киштә тулы икмәккә борын җыерган кешеләрнең йөзенә карап, йөрәк әрни. Ә бит, уйлап карасаң, шушы ук кешеләр сугыш елларында бер телем икмәк өчен көнне төнгә ялгап эшләгән. Басуларда тир түгеп икмәк үстерүченең хезмәтен олылау кая китте соң?

Балалар ачтан үлмәсен дип басудан бер уч ашлык кыстырып кайткан өчен тол хатыннарны иркеннән мәх­рүм иткәннәр. Онытканнар микәнни шул елларны?!..

Автор: Әнисә Ягъфәрова. Чакмагыш районы, Югары Аташ авылы.