Көзге каникуллар чорында Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында укучылар өчен лагерь оештырылды. Лагерьга башлангыч һәм 8-11 нче сыйныф укучылары бик теләп йөрделәр. Өлкән сыйныф укучылары ялны файдалы эшчәнлек белән бергә алып барды. Сынап карау имтиханнарын эшләделәр, сайлап алу имтиханнарына хәзерлек максатыннан укытучыларга консультацияләргә йөрделәр.
Һәр көнне лагерь иртәсе иртәнге зарядкадан башланды. Аннары балалар төрледән- төрле кызыклы чараларда катнаштылар. Чараларны оештыручы яшь мөгаллимә Сибатова Лилия Флүр кызы белән берлектә балалар биюле уеннарда рәхәтләнеп биеделәр.Татар һәм рус телендә күңелле итеп караоке җырладылар.
Тәрбиячеләре Закирова Резеда Наил кызы, Беркутова Гөлнур Фәрит кызы, Ипоева Альбина Семеновна белән берлектә лагерьны ачу тантанасына хәзерләнделәр. Китапханәче Валентина Аркадьевна һәм Альбина Семёновна оештырган әдәби квестта катнаштылар. 4 нче ноябрь- Халыклар бердәмлеге көнендә төрле халыкларның җырлы- биюле уеннарын уйнадылар.
Лагерь программасы искиткеч бай булды. Балалар бер дә тик тормадылар. Физкультура укытучысы Шәрифуллин Нурислам абыйлары белән төшке аштан соң һәр көнне хәрәкәтле уеннар, спорт эстафеталарында көч сынаштылар.Лагерь ябылу тантанасында балалар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган квестта катнашып, юл йөрү кагыйдәләре буенча табышмаклар, кроссворд, ребуслар чиштеләр. Ике отряд та сынатмады.Әгерҗе районы ГБУ “ БДД” бүлеге җитәкчесе Тимкина Раушания Вәсим кызы тарафыннан җибәрелгән бүләкләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Балалар күнел ачып кына калмадылар. Луиза Зөфәр кызы аларны музей эшчәнлеге белән таныштырды, Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар турында мәгълүмат бирде. Укучылар бик кызыксынып Бөек Ватан сугышы ветераны, якташыбыз, мөгаллимә Яхина Мөнәвәрә апа турында видеоязма карадылар.Мәктәпнең уңган пешекчеләре балаларны тәмле- тәмле ризыклар белән сыйлады. Балалар сәламәтлекләрен витаминлы ризыклар белән ныгытты. Мәктәп җитәкчелегенә, лагерь җитәкчесе Мусина Рузидә Шамил кызына, лагерьда хезмәт куйган оештыручыларга, тәрбиячеләргә, барлык хезмәткәрләргә ата- аналар үзләренең рәхмәтен белдерде.
Мине бигрәк тә яшь мөгаллимнәребез Лилия апалары һәм Нурислам абыйларының балалар белән заманча рухта, укучылар белән ихлас җылы мөнәсәбәтләре, сайлаган һөнәрен җаны- тәне белән яратып эшләүләре сокландырды. Аларга укытучылык хезмәтендә яңадан-яңа унышлар теләп каласы килә.Укучыларның ялы кызыклы да, файдалы да, нәтиҗәле дә булды дип уйлыйм.
Низамбиева Раушания Ринат кызы. Тирсә мәктәбе укытучысы