В атмосфере Венеры обнаружили глицин! Всем нашим читателям, владеющим татарским языком, предлагаем узнать, почему ученые считают, что это лишь намек на существование жизни в облаках планеты.
Новость N + 1 мы перевели для проекта «Языки России», который делаем при поддержке АНО «Институт развития интернета».
Астрономнар ALMA телескоплар системасы ярдәмендә Венера һавасында Җирдәге аксымнар составына керүче аминокислота — глицин булуын ачыклады. Бу Венера болытларында тереклек булу ихтималына бер ишарә генә, чөнки глицин барлыкка килүнең биологик булмаган юллары да бар ди галимнәр. Фәнни эшнең беренчел басмасы arXiv.org сайтында дөнья күрде.
Венерадагы шартларны тереклек өчен уңай дип булмый. Ул бик кайнар планета — газ болытлары кояш нурларын тоткарлавы нәтиҗәсендә аның өслеге Цельсий буенча якынча 467 градуска кадәр кыза. Планета өслеге янындагы атмосфера басымы җирдәгедән берничә дистә мәртәбә зуррак. Шуның өстенә, Венера һавасы үтә дә тыгыз, һәм бөтенләе белән диярлек углерод оксиды CO2 (96,5 процент) һәм азот N2 (3,5 процент) газларыннан тора. Бу һава күкерт катнашмаларына бай, ә менә су парлары һәм кислород анда юк диярлек. Ләкин Венера атмосферасының урта һәм өске катламнарында температура һәм газ катнашмасының басымы түбәнрәк, кайбер галимнәр мондый мохитта тереклекнең микробиологик формасы яши ала дип саный. Җирдә, мәсәлән, шуңа охшаш шартларда экстремофиллар тереклек итә.
Сентябрьдә галимнәр Венера өслегеннән 53-61 километр биеклектә фосфин газы табылуы турында игълан итте. Бу хәбәрдән соң планетаның тормыш өчен яраклы булу ихтималы мәсьәләсе яңадан күтәрелде. Фосфин тереклек булу ихтималын күрсәтүче бер билге (биомаркер) буларак карала. Аның Венера һавасында булуы галимнәргә моңарчы билгеле булган процесслар белән аңлатыла алмый. Фосфинның килеп чыгуы билгесез геохимик, фотохимик һәм хәтта биологик юллар белән бәйле булырга мөмкин.
Көнбатыш Бенгалиядәге Миднапор көллиятеннән Ариджит Манна (Arijit Manna) җитәкчелегендәге астрономнар төркеме Җирдә урнаштырылган ALMA (Atacama Large Millimeter/submillimeter Array) радиотелескоплар системасы ярдәмендә глицин аминокислотасы (NH2CH2COOH) табылу турында белдерде. Ачыш 261,87 ГГц ешлыгындагы күзәтүләр вакытында ясалган, бу ешлык глицин молекуласының J=13(13,1)–12(12,0) әйләндерүче күчешенә туры килә. Глицин Венера экваторы янында 90 километрга кадәр биеклекләрдә һәм урта киңлекләрдә, планетаның көндезге ягында да, төнге ягында да табылган, ә аның поляр төбәкләрендә ул табылмаган. Глицинның киңлеккә бәйле рәвештә бүленеше фосфинның бүленеше белән якынча туры килә. Моннан тыш, Венера атмосферасын күзәтүләр барышында пропионитрил (CH3CH2CN) табыла, бу матдә элегрәк Сатурнның иң зур иярчене Титан атмосферасында да ачыкланган була.
Аксым составына керүче глицин табылуы Венера болытларында тереклек булуга ишарә итә, ләкин берничек тә моның ныклы дәлиле була алмый дип искәртә галимнәр. Венерада глицин Җирдә бармый торган фотохимия яки геохимия процесслары нәтиҗәсендә ясалган булырга мөмкин. Моңа кадәр уздырылган Миллер — Юри эксперименты нәтиҗәләре дә бу фикерне куәтли. Әлеге тәҗрибә барышында гликоль кислотасы (CH2OHCOOH) барлыкка килгән. Бу кислота аммиак белән элемәгә кереп, глицин барлыкка китерә. Шул ук вакытта глицин Венера һавасындагы NH3, CH2 һәм CO2 газлары реакциясеннән туган продукт булуы да мөмкин. Венера атмосферасында эшли ала торган яңа автомат җиһазлар глицинның Венерада чыннан да барлыгын расларга, аның килеп чыгышы турында өстәмә мәгълүмат җыярга тиеш булачак.
Элегрәк без 1978 елның декабрендә «Пионер-13» планетаара станциясе зондларының берсе мәгълүматы нигезендә галимнәрнең Венерада фосфин булуына дәлилләр табуы турында язган идек.
Александр Войтюк
Тәрҗемә Алия Сабирова