Найти в Дзене
Саба таңнары

Бер уч туфрагы кайтты

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү эше бүген дә дәвам итә. Татарстанда аларның саны 200 мең кешедән артык. Соңгы елларда солдат җәсәдләрен табу, туганнар каберлегенә күчереп җирләү буенча күп эш башкарылды. Ә менә совет сугышчылары күпләп күмелгән урынга Белоруссиянең Борисов шәһәрендә төзелеш алып баручылар очраклы рәвештә юлыгалар. Мәетләр ташланган чокыр бик зур булып чыга, махсус эзләү батальоны биредән 4 меңнән артык солдат мәете калдыгы чыгара. Алар барысы да Борисовтагы “Шталаг 382” хәрби лагере корбаннары. Лагерь Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк оештырыла һәм 1944 елның июленә кадәр 50 меңләп әсир тотыла. Алар ачлыктан, тиф авыруыннан меңәрләп кырыла. Соңыннан “Шталаг” тоткыны, язучы Нәби Дәүли фашист концлагерьларындагы яшерен оешмалар эшчәнлеге турында “Яшәү белән үлем арасында” романын яза.

Әсирләр ташланган чокыр табылганнан соң аннан чыгарылган солдат җәсәдләренең 24ендә исем-фамилияләре, туган җире язылган медальон табыла, бишесендә генә язуны укырлык була. Шуларның берсе – фронтка 1941 елның 26 августында Олыяз авылыннан киткән Һидият Яһудин.

Тулырак:
http://saby-rt.ru/news/rayon/ber-uch-tufragy-kaytty