Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Өчиле (Сүлә) авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыгып, 1967 елгы ялгыз яшәгән ир-атның гомере өзелде. Ут аның тәмәке тартканда тиешле саклык чаралары күрмәве аркасында чыккан дип фаразлана. Ягъни төпчекне сүндермичә йоклап киткән булырга тиеш. Янгын сүндерүчеләр аның мәетен янган конструкцияләрне актарган вакытта табып ала. Быел районда 29 янгын очрагы