Найти в Дзене
Саба таңнары

Без йоклаганда да алар сакта...

29 октябрьдә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ведомстводан тыш сак хез­мәте - дәүләт һәм хосусый милек, җәмәгать тәртибе һәм гражданнарның иминлеге сагында торучы иң кирәкле һәм җиһазландырылган хезмәтләрнең берсе. Табиблар, янгын сүндерүчеләр, хокук саклаучылар кебек алар да, тәүлек дәвамында кизү тора, ягъни безнең төнлә дә, көндез дә

29 октябрьдә ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ведомстводан тыш сак хез­мәте - дәүләт һәм хосусый милек, җәмәгать тәртибе һәм гражданнарның иминлеге сагында торучы иң кирәкле һәм җиһазландырылган хезмәтләрнең берсе. Табиблар, янгын сүндерүчеләр, хокук саклаучылар кебек алар да, тәүлек дәвамында кизү тора, ягъни безнең төнлә дә, көндез дә тынычлыгыбызны тәэмин итә.

Саба буйлап хәрәкәтләнүче машиналар арасында “Росгвардия” дигән язулы автомобильгә игътибар итмәүчеләр сирәктер. Аны урамнарда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында очратырга мөмкин. Без оешмага барганда “мигалкалы” “Лада”ның ишек алдына кайтып туктаган чагына туры килдек. Патрульнең чираттагы инструктаж алган вакыты иде. Бүлек командиры Фәнил Сабитов экипаж егетләре Илнур Гайнетдинов, Рәнис Фәһмиев, Инсаф Шамиловка күрсәтмә биргәннән соң (фотода), машина чираттагы “обходка” кузгалды.

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/rayon/bez-yoklaganda-da-alar-sakta