Найти тему
Агрызские вести

"Павлик Морозов буласым килмәде": Әгерҗе районы комсомолчылары ТАССР тарихында

29нчы октябрьда илебез комсомол оешмасы төзелүгә 102 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Комсомол сафларында булган яшьләрнең узган гасырның 30 - 50нчы елларында илнең икътисадын күтәрүдә, сугыш чорында җиңү өчен, ә аннан соң илне торгызуда куйган тырышлыклары турында 2 язма урнаштырган идек инде. Бүген сүзне 1960нчы ел комсомолчылары ала. Иж-Бубый авыл тарихы музее Иж-Бубый урта мәктәбендә 1962 - 1964нче елларда белем алган һәм шул чорда укучыларның комсомол оешмасын җитәкләгән Наил ага Ясәвиевнең истәлек язмасын тәкъдим итә.

"1962 – 1964 елларда мәктәптә 200ләп укучы булып, шуларның 80нән артыгы комсомолда член булгач, мәктәп оешмасы районда иң зурысы булып санала иде. Әгерҗедә уздырылган комсомол райкомының бер утырышында минем, комсомол секретареның, отчетын тыңладылар. Райком алдында горурланып сөйләрлек хезмәтләр бар иде. Мәктәп комсомол комитеты авылдагы терлекчелеккә булышу өчен махсус төркемнәр оештырды. Һәр көнне берничә комсомол члены график буенча, укудан соң фермага барып, терлекчеләргә булышып кайтырга тиеш иде. ...Һәр көн саен мәктәп столоваясында берничә комсомол члены шулай ук дежур торып, поварга булыштылар. Мәктәп атына печән хәзерләү, Әгерҗе станциясенә барып, шунда бер вагон утын бушатып, машинага төяп, кисеп-ярып, аны кышын техничкаларга булышу йөзеннән мичләр янына алып кереп кую комсомол-яшьләр җилкәсендә иде... Утын көле җыеп йөрдек, ә җәй көнне ферма өчен Иж буйларыннан яшь куак ботакларын чабып, машинага төяп тапшырдык. Концертлар оештырып йөрдек.

...Һәр шимбә саен залда класслар линейкага җыелып, мәктәп комсомол секретаре класс комсоргының, түбәнрәк классларның старосталарының отчетларын тыңлап, яхшы нәтиҗәле класска мәктәпнең күчмә вымпелын тапшыра иде. Өч атна рәттән вымпелны кулында тоткан класс, бухгалтер акча биреп, клубтагы көндезге киносеанска бушлай керде. Комсомол комитеты кайбер мәктәп балаларының кимчелекләрен тәнкыйтьләү максатыннан “Комсомол прожекторы”н оештырды. 1963-1964 елларда “Татарстан яшьләре” һәм район газеталарында комсомол секретареның мәктәп тормышын һәм комсомол яшьләрнең “Искра” колхозына керткән өлешләрен чагылдырган мәкаләләре чыкты”.

Әлбәттә, мәктәп комсомол оешмасын җитәкләгән егетне төрле сынаулар да урап узмаган. Исендә калган җитди бер вакыйга турында Наил ага болай дип яза:

“1964 елның январыннан сонгы класста укучы интернат малайлары, тәрбияче Мәбрүрә апа кайтып киткәч, икенче катның коридорында вак акчага карта уйный башладылар (сүз Бубиларның торак йортында урнашкан интернат бинасы турында бара - автордан) . Мин күрә идем инде, ләкин туктатырга батырчылыгым житмәде . Павлик Морозов буласым килмәде, аның язмышы ничек булып беткәнне беләсез бит. Монда да , кем әйтмешли, иптәшләргә начарлык кыласым килмәде. Завуч Сәетҗан абый Гайсин карт әнисе белэн мәктәп ишек алдындагы йортта яшәде. Кичләрен, төннәрен бар мәктәпне, интернатны тикшереп йөри кайчакта. Интернат янына барса, икенче этаж коридорында ут яна . Анда чормага менә торган калын агач баскыч бар иде, ул нәкъ тәрәзә каршында . Бу өскә менеп карый: анда егетләр карта уйныйлар. Тиз генә төшеп, ишек янына бара - ул бикле. Сәетҗан абый белә: катырак типсәң, эчтәге келә, сикереп, биктән ычкына. Шулай да ул бу кичне ачылган ишектән керми, кайтып китә. Икенче көнне мәктәптә педсовет җыелып, төнлә облава ясамакчы булалар. Сәетҗан абый көндезен миңа: “Кичке тугызларга кил әле, эш бар,”- диде. Ярар, мин килдем, анда директор, завуч, ике тәрбияче жыелганнар . Әхнәф Шәйдуллович: "Тагын бераз көтик әле, калганнары йокларга ятсын,” - ди . Мин, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, дулкынлана башладым. Директор әйтә: “Ясәвиев, син ишекне бикләмичә кер, аннары без килербез,” - ди. Мин инде калтырый башлагач: “Нигә курыктың?"- ди . Шунда Сәетҗан абый :"Ярар, ярар ишекне биклә, мин ача беләм, - " ди . Миңа, интернатка кайткач, малайларны кисәтсәм була иде, ләкин директорның соңыннан миңа карашы ничек буласын аңлый идем . Аннары төнлә коридордагы шау-шу да туйдырды . Кечерәк класс балалары да йоклый алмый бит. Кыскасы, руслар әйтмешли, облава булды, ике егетне кумакчы булганнар иде, без, комсомол комитеты әгъзалары, шул егетләр белән бергә директор янына кереп, аларны порукага алган булдык. Ә ишеккә килгәндә, минем аны бикләп кергәнлегемне, тышка кече йомыш белән чыккан Мирзалиф раслады”.

Әлеге истәлеген Наил ага: “Минем белән булган бу гыйбрәтле вакыйганы районда яшәүче исән калган классташларым укый алыр микән?” – дип тәмамлый. Шул елларда мәктәбебез интернатында яшәгән укучылар шулай ук хатирәләрен яңартырлар, мәктәп комсомол оешмасын җитәкләгән сабакташларының аларга карата начарлык эшләмәгәнлекләренә тагын бер кат инанырлар дип ышанып калабыз.

Наил Миңнехәмәт улы Ясәвиев 1946нчы елның 5нче январенда Салагыш авылында туа, урта белем алу өчен безнең авылга укырга килә. Авыллар арасы ерак булганлыктан, өенә каникуллар вакытында гына кайту бәхете тия аңа. Тырышып укуы белән беррәттән, күргәнебезчә, мәктәп тормышы дигән казанның уртасында кайный, иптәшләренә үрнәк булып тора. Шуны да әйтергә кирәк, Наил Миңнехәмәт улы, Иж-Бубый урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, югары белем ала, фидакарь хезмәте өчен "Россия Федерациясенең мактаулы химигы" исеменә лаек була. Ул бүген Казан шәһәрендә гомер кичерә. Наил агага без, музей хезмәткәрләре, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телибез һәм алдагы язмаларда да аның истәлекләрен чагылдырырбыз дип өметләнәбез.