Иске Икшермә мәдәният йортына "Әбиемнең базында" дип исемләнгән күргәзмә - кич утыру үткәрелде. Төрледән төрле эшләнмәләргә катнашучыларыбыз да шаккатып карадылар. Күргәзмә белән танышканда, барысы да рецептлар белән бүлештеләр. Аннары 2 командага бүленеп, төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте, катнашучыларыбыз алып килгән сый - нигъмәтләрдән авыз итеп алдык.