90 яшьлек Сәлимә әби Латыйпова – гади авыл кешесе. Хәер, алай дип әйтү генә дөрес булмас. Олы хәрефтән язарга лаеклы тыл һәм хезмәт ветераны да, балалары үскән җылы учакны саклап яшәүче ана да, оныкларына изге теләкләр юллаучы ак әби дә ул.
– Әтине миңа җиде яшь чакта алып киттеләр, репрессия корбаны ул, – дип сөйли Кодаш авылы кызы. Әтисен башка күрергә насыйп булмый аңа. Биш кыз, бер ул әниләре белән генә үсеп аяка басалар.
Кодашта – башлангыч, Кыдырлыда – җидееллык, Иж-Бубыйда урта белем алып чыга кыз. Һәр мәктәптә үзенә белем биргән мөгаллимнәр турында исем-фамилияләрен атап олы хөрмәт белән сөйли.
Мәктәпне тәмамлагач Казанга китеп аяк киеме тегү фабрикасына урнашса да, туган авылын, әнисен сагыну хисе аны кабат туган ягына алып кайта.Тирсә сельпосына урнаша кыз. Бераздан бухгалтерлар курсын тәмамлый. Алдагы хезмәт юлы, нигездә, шушы белгечлек белән бәйле Кайда гына эшләмәсен – сельподамы, МТСтамы, май заводындамы – төгәллек һәм игътибарлылык таләп итүче счетовод, баш хисапчы урынбасары, кадрлар бүлеге җитәкчесе кебек җаваплы вазифалар башкарырга туры килә аңа. Саннарны, исем-фамилияләрне бик яхшы хәтерләве дә шушы һөнәрләре белән бәйледер, мөгаен.
1955 елда Тирсә авылы егете Әнискә кияүгә чыга. Дус-тату гаиләдә өч бала тәрбияләп үстерәләр: бер ул, ике кыз. 61 яшендә вафат булган иреннән соң газиз улы Фәритне югалту ачысын да татырга туры килә анага.
Бүген дүрт оныгына, сигез оныкчыгына куанып, төп йортта берьялгызы гомер кичерә ул. Тик аны ялгызы дип әйтеп булмый. Көчек авылында яшәүче кызы Зөлфия, Ижаудагысы Әлифә, оныклары һәрдаим хәлен белеп, килеп, кайтып торалар.
Ә йорттагы эшләрне үзе башкара Сәлимә апа. Ашарга да үзе әзерли. Безнең әни бик тәмле пешерә, диләр кызлары. Аның үтенече буенча кызлары теплица да алып урнаштырып куйганнар.
– Әниебез менә дигән бакчачы да әле. Ул утырткан бар нәрсә дә гөрләп үсә, – диләр.
Сәлимә апа белән сөйләшеп утыруы да рәхәт. Гомер юлының һәр мизгелен бүгенгедәй хәтерләүче, тормыш кыйммәтләре турында фәлсәфи фикер йөртүче, яшәешенә шөкер итеп, башкаларга изге теләктә булучы өлкән кеше белән аралашу – үзе тәрбия мәктәбе бит ул.
90 яшьлек гомер бәйрәмен мул табын артында, якыннары янәшәсендә каршы алды Сәлимә әби. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров, юбилярны котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.