Кичә Саба спорткомплексында 2003-2004, 2005 елларда туган яшүсмерләр һәм алардан яшьрәк малайлар арасында ТАССРның – 100, Саба районының 90 еллыгына багышланган татарча көрәш ярышлары булды. Келәмгә 100гә якын яшь көрәшче чыкты. Көчләрен сынарга Кукмара, Мамадыш, Арча районнарыннан да килгәннәр иде. Көрәш 2005 елгылар һәм тагын яшьрәкләр арасында – 11, 2003-2004 елгылар арасында 6 үлчәү