Һәр дүшәмбедә һәм чәршәмбедә Сабадагы “Балачак” балалар бакчасы каршына “Яшен” җәмгыяте микроавтобуслары килеп туктый. Бинадан шау-гөр килеп ике дистәгә якын малай-кыз тезелешеп чыга. Аларны Лесхоздагы Боз сараена тимераякта шуарга алып китәләр һәм берәр сәгатьтән китереп куялар. Балалар автобуска утырганда шоферның ягымлы тавышы ишетелә: “Утырып беттегезме, каешларыгызны