Ершик ирнең арт санына кереп киткән...
Башкортстанда яшәүче шахтер очраклы рәвештә генә исән калган. Бу хәл 2020 елның август ахырында ук булган. Сменадан соң эшче, душ керергә һәм ял итәргә ниятләп, вахтаның тулай торагына кайткан. Ләкин душ кабинасыннан сөлге алып чыкканда юеш кафель идәнендә аягы таеп китә дә егыла башлый.
Башта ир диварга тотынырга тырышып караган, ләкин шулай да егылган. Һәм бик уңышсыз: туп-туры бәдрәф ершигына килеп төшә ул, ә ершик таягы аның арт ягына кереп китә...
Тәүдә ул аны үзе тартып алырга уйлый, авыртудан чак кына аңын югалтмый. Шәфкать туташы ярдәмгә килгәч, күргәннәренә шакката: бүлмә уртасында ялангач бер ир ята, ә арт ягында - ершик...
Башта фельдшер бу предметны үзе генә алырга тырышып карый, ләкин берни дә барып чыкмый. Шуннан соң ул, авыртуны баса торган укол ясап, ашыгыч ярдәм чакырта.
Ирне ашыгыч рәвештә район дәваханәсенә китерәләр, анда инде аңлашыла: хәл бик җитди. Ершик туры эчәкне тишеп, перитонит башланган һәм теләсә кайсы минутта ул я кан агудан, я кан агуланудан үләргә мөмкин.
Табиблар шахтерга операция ясаган, һәм тиздән ул савыга башлаган. Тиздән инцидент турында рудник җитәкчелегенә дә билгеле була. Алар барлык подразделение башлыкларына хәвефсезлек кагыйдәләре буенча профилактик әңгәмә үткәрергә куша.