Бетсемәстә туган, сугыштан соң гаиләләре белән Әгерҗегә күчеп килеп сиксән елдан артык гомерен биредә уздырган ул. Мәскәүгә баручы, шәһәр яны поездларын озатучы булып егерме ел хезмәт куйган. Ире Сәет белән 44 ел бәхетле тормышта яшәгән. Әмма 25 яшьлек улы Рәшитне югалту хәсрәтен дә күрергә туры килгән.
Ялгызы гына гомер көзен каршыласа да, аны энесенең балалары һәм оныклары ташламыйлар икән. Курчак кебек өендә биш вакыт намазын укып, район газетасыннан яңалыклар белән танышып, телевизор карап көнен уздыра Ак әби. Җәй көне бакчасында да эшли икән әле.
Әгерҗедә мичле йортлар бармак белән генә санарлык булса, шуның берсе Гөлсияр әбидә.
– Гомергә газда пешкән камыр ризыгын яратмадым. Мичнеке үзгә тәмле була бит, – ди ул.
90 яшьлек юбилеенда да ул кунакларны мичтә пешкән бәлеш белән елмаеп, сөенеп каршы алды. Район башлыгы Азат Вәлиев исеменнән аны “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Роза Дериглазова һәм Гөлҗат Таҗиева котлап бүләкләр тапшырдылар.