Алдагы берничә көндә гаҗәеп җылы матур көннәр белән хозурлангач, көз тулысынча “холкын күрсәтә” башлаячак, дип фаразлый синоптиклар.
Бүген һава температурасы 17 градуска кадәр җылытачак! Ә октябрьнең иң җылы көне иртәгә булыр, мөгаен – 19 градус җылылык көтелә. Җомга – 16, ә инде шимбә 13 градус җылыга әзер булыгыз.
Ә менә якшәмбе ике тапкырга диярлек суытачак – 7 градус кына булачак, дип ышандыра белгечләр.
Киләсе атна салкын көннәр белән башланачак – көндез 7-8 градус җылы, ә төнлә 0 градус, кар һәм бозлавык булмакчы.