Узган шимбәдә “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2020 елның 9 ае терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды.
Чарада Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты.