Быел көз мөһим агрохимик чара – ачы туфраклы җирләрне ашлау өчен дә уңайлы килде. Бу хезмәт районыбызның сөрү җирләре өчен аеруча мөһим. Чөнки безнең якларда туфрак ачылыгы белән аерылып тора. Агрохимик тикшерүләр шуны күрсәтә. Әйтик, республикада авыл хуҗалыгы җирләренең 44 проценты ачы туфраклы булса, Саба районында әлеге күрсәткеч 61 процентка җитә. Билгеле, андый җирләрдән