Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

4 ноябрьдә ял итәбезме?

Фото: parkorel.ru
Фото: parkorel.ru

Быел ул атна уртасына туры килә.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4 ноябрьдә Башкортстан һәм бөтен ил халкын кыскартылган эш атнасы көтә. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Быел 4 ноябрь чәршәмбегә туры килә, бу көнне эшләмәячәкбез. Бәйрәм алдыннан эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Еллык төп яисә өстәмә түләүле отпуск биргәндә 4 ноябрь отпускның календарь көннәре исәбенә кертелми, дип билгеләп үтелде.