Найти в Дзене
"Янарыш"

Фәнил Мәндиев: “Көчебез – бердәмлектә!”

Иҗтимагый тормышта актив булган кешеләрне, оешма җитәкчеләрен милләттәшләребез яхшы белә. Алар һәр чарада актив катнаша, бар татар халкын борчыган мәсьәләләр буенча алдан йөри. Мондый шәхесләр ярдәмендә милли чаралар, Сабан туйлары уза, халык өчен әһәмиятле эшләр башкарыла, халык берләшә.

Республикабыз район һәм шә­һәр­ләрендә актив милләттәшләребез тырышлыгы белән барлыкка килгән татар оешмалары, аларның эшчәнлеге турында еш язып торабыз.

Кече Пургада да шундый татар җәмгыяте бар. Аны моңа кадәр Зөлфия Кәримова җитәкләсә, хәзерге вакытта оешма вәкилләре тарафыннан җитәкче итеп яшь егет - Фәнил Фәрит улы Мәндиев сайлап куелды.

Татар оешмасының яңа җитәкчесе белән аралашып, аның белән газета укучыларны да таныштыру максатыннан Кече Пургага бардым.

Фәнил Кече Пурга хакимиятендә эшли. Әңгәмәбез дә аның эш урынында үтте. Ул үзе тумышы белән Ижаудан. Хәзерге вакытта да Ижауда яши, көн дә Кече Пургага Ижаудан килеп эшли.

Фәнил 2012 елда Ижау авыл хуҗалыгы академиясенең ветеринар медицина факультетын тәмамлап, кулына диплом алу белән, Ижауда ветеринария станциясендә хезмәт юлын башлап җибәрә. Ә 2014 елда аны Кече Пурга районы ветеринария станциясе җитәкчесе итеп билгеләнә. 2017 елдан бирле авыл территорияләре үсеше буенча идарә җитәкчесе булып эшли. Хәзерге вакытта ул - ­икътисад һәм финанс буенча район хакимияте башлыгы урынбасары. 31 яшьтә генә булуына карамастан, зур җаваплы эш башкара. Финанс, авыл территорияләрен үстерү, Кече Пурга районына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле идарә эшен алып бара. Районда икътисади сәясәтнең төп юнәлешләрен үстерү, район хакимиятенең республика максатчан программаларында катнашуын координацияләү, инвестиция сәясәте программаларын эшләү һәм үтәлешен контрольдә тоту мәсьәләләре өчен җаваплы. Предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр белән эшләү, хезмәт хакын түләүне җайга салу буенча комиссияне, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү советы эшен дә башкара.

“Милләтебез язмышына битараф булмыйча, халкыбыз тормышы, вакыйгалары белән кызыксынып торсам да, Кече Пургада татар оешмасының җитәкчесе булырга каршы килгән идем баштарак. Төп башкарган эшем дә зур җаваплылык һәм вакыт таләп итә торган булгач, өлгермәм дип, икеләнеп кенә риза булдым.

Узган елның декабрь аенда сайланып куелсам да, әлегә зур чаралар оештыра алганыбыз юк. Быел җәйдә Сабантуй уздырырга планлаш­тырган идек.

Коронавирус вакытында берни дә эшләп булмый. Халыкны җыярга, чаралар оештырырга ярамый. Шуңа татарларны интернет аша булса да берләштерик дигән максат белән, "ВКонтакте" социаль челтәрендә “Общество татар Малопургинского района” дип аталган төркем ачтык. Аны мин Асият Фишер белән алып барам. Татар милли ризыклары пешерү буенча бәйге оештырмакчы булдык. Әгәр инде ризалык бирсәләр, конкурска нәтиҗәләр ясалгач, бүләкләү өлешен матур чара уздырып, катнашучыларны сәхнәдән котлыйсы килә”, - ди Фәнил.

Яшь җитәкченең алдагы планнары, максат-омтылышлары белән дә кызыксындым. “Минем максат - яшьләрне җәлеп итү. Әгәр коронавирус бездән чигенсә, җиң сызганып эш башларга кирәк. Җыелышларны ай саен үткәрергә, барлык мәсьәләләрне бергә җыелып, уртак хәл итәргә, план төзергә. Бүгенге көндә грант­лар белән эшләү - иң кирәклесе. Төрле проектлар язып, аларны гамәлгә ашырганда гына, эш нәтиҗәләренә ирешергә була. Бу - заман таләбе, моны эшләргә кирәк. Иң беренче, милли кос­тюмнар алырга эш өчен ноутбук һәм прин­тер да кирәк.

Әлегә без китапханәдә очрашабыз. Әб­делмән авылында татарлар күп яши, Пугачевода, Яганда татарлар бар. Алар белән бәй­ләнешне көчәйтеп, бергәләп эшләргә, очрашуларны ешайтырга кирәк”, - ди Фәнил, планнары белән уртаклашып.

Хәзерге гади булмаган яшәү шартларын­да, халкыбыз үз-үзенә бикләнеп гомер итәргә өйрәнеп китмәс, милли-мәдәни чараларга йөрүне онытып бетермәс, ә киресенчә, өй­ләр­дә утырулар үз рухи дөньябыз, башкарган га­мәлләребез, милләтебезгә тирәнрәк багарга, уйланырга этәргеч ясар. Мәдәниятебезгә, гореф-гадәтләребезгә сусау, тартылу тагын да көчәер, дип өметләнәсебез килә. Кешеләр үз телебездә аралашканда, бер-берсенә күңелләре ачык булганда, бердәм булганда гына, эшебез алга барыр, милләтебез чәчәк атар, дигән фикерләрне җиткерде яшь лидер.

Элмира Нигъмәтҗан.