Казанның әлеге күренекле табибы гомер буе медицина өлкәсендәге яңалыкларга омтылып яши, әмма кайвакыт имән кайрысы, чыршы күркәсе һәм лимон суы белән кебек, халык куллана торган гап-гади чараларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә аңа. Шушы «дарулар» белән Казаннан еракта, поляр круг артында йөзләгән, меңләгән кешене аякка бастыра ул. Бүген «1 көн – 1 экспонат» проектында Леопольд Рахлин һәм аның күп еллар узганнан соң бер пациенты белән очрашу тарихы турында сөйләрбез. Табибның шәхси әйберләрен бу көннәрдә аның 100 еллыгын билгеләп үтүче Казан дәүләт медицина академиясенең музеенда күрергә була.
Казан медицина академиясенең музее күп кенә медицина даһиларының хәтерен саклый. Әмма биредәге табиб кораллары арасында бер экспонат аерым игътибарны җәлеп итә – плащ-палатка. Бу витринада күренекле Казан табибы катнашкан челюскинчыларны коткару экспедициясенең шаһитлары булган әйберләр саклана.
Казанның ГИДУВында ярты гасырдан артык хезмәт куйган Леопольд Рахлин хакында берничек тә «кабинет табибы» дип әйтеп булмый. 1934 елда бөтен ил «Челюскин» пароходын коткару операциясен күзәтте. 104 полярчы бозда калгач, Рахлинны телеграмма белән чакыртып алалар: «Сез Шмидтка ярдәм экспедициясе табибы булып билгеләндегез. Кичекмәстән юлга чыгыгыз».
Материкка самолет, аннан суднолар белән кайтарылгән кешеләр арасында Леопольд Рахлин да була. Билгеле, ул чакта алар экспедициянең җитәкчесе легендар Отто Шмидт белән очрашмыйлар. Ул вакытта полярчы инде АКШта дәвалана торган була. Ә башка челюскинчыларны Рахлин өйгә кайтыр юлда пароходта дәвалый. Кышлаучылар цингадан һәм салкын тию аркасында килеп чыккан катлаулырак авырулар белән җәфаланучылар өчен Рахлинның юлга кузгалганчы ук әзерләп куйган лимон суы бик вакытлы була.
Полярчыларны коткару тәҗрибәсенең Бөек Ватан сугышы елларында да кирәге чыга. Рахлин фронтка үз теләге белән китә. «Мине, полярник буларак, Карел фронтының 14 нче һәм 16 нчы армиясенең баш терапевты итеп билгеләделәр», – дип яза ул. Сугышчыларга кирәкле медикаментлар булмый, шуңа күрә табибка янәдән халык медицинасына мөрәҗәгать итәргә туры килә.
– Леопольд Матвеевич медицинадагы яңа ачышлар, методлар белән кызыксынып торды. Ул – күренекле физиолог Александр Филиппович Самойловның укучысы, аныд лабораториясендә эшләгән кеше. Ул уйлап табучы да, безнең музейда аның куллары белән ясалган медицина кораллары да саклана, – дип, экспонатлар белән таныштыра КГМА музеен җитәкләүче Гөлчирә Минһаҗева. – Әмма фронтта шартлар башка була. Витаминнар җитми. Күп солдатлар «тавык күз» (куриная слепота) синдромы белән атлап бара алмас хәлгә җиткәч, Леопольд Рахлин имән кайрысы төнәтмәләре ясап куллана башлый. Цинганы ул чыршы ылысының төнәтмәсе ярдәмендә дәвалый. Витаминга бай мондый эчемлекләр солдатларга дәваланырга ярдәм итә».
Сугыштан соң Рахлин Австриядәге совет гаскәрләренең баш терапевты булып калудан баш тарта һәм Казанга ГИДУВтагы кафедрасына эшкә кайта.
Леопольд Рахлин төрле вакыйгаларга бай озын гомер кичерә. Аның истәлекләрен әдәби әсәр итеп укырга була. Рахлинның укытучылары –медицина өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән зур табиблар. Пациентлары арасында да күренекле кешеләр була.
Ә менә Челюскинчылар экспедицисенең җитәкчесе Отто Шмидт белән Рахлинга барыбер очрашырга насыйп була. Туберкулез белән җәфаланучы полярчы 1942 елда Казанга эвакуацияләнгәч, Рахлинга килә. «Гаҗәеп дәрәҗәдә чыдам, үзенең аякка басачагына нык ышанган галимне авыру дип кабул итүе бер дә җиңел түгел иде», – дип яза табиб үзенең истәлекләрендә.
Казан дәүләт медицина академиясе белән берлектә – Антон Райхштат.
Благодарим за перевод на татарский язык редакцию журнала «Сююмбике».
У этого материала есть версия на русском языке.