Найти тему
1 день - 1 экспонат

Бөек табиблар: Зәйнәп Гыйләҗетдинова

Күренекле табиб-гинеколог Зәйнәп Гыйләҗетдинованың тормышы кино төшерергәлаек. Бөек Ватан сугышы елларында ул Ржев һәм Ленинград тирәсендә барган сугышларда яралыларны коткара, тыныч тормышта зур галим һәм бөтен илгә танылган табиббула. Шулай ук Габдулла Тукайның мемориаль музеен ачуны башлап йөрүче дә – ул. «1 көн – 1 экспонат» проектын дәвам итәбез һәм быел 100 еллык юбилеен үткәргән Казан дәүләт медицина академиясе музеена барабыз.

Казан ГИДУВы да, ТАССР кебек үк йөз ел элек оеша. ХХ гасырның беренче яртысында илебездә булган сынаулар һәм тетрәнүләр медицинада да чагылмый калмый. Димәк, ГИДУВ тарихы – илебез тарихы да ул. Иң авыр чор – Бөек Ватан сугышы. Сугышка киткән табиблар арасында Зәйнәп Гыйләҗетдинова да була. Соңрак ул зур галим дәрәҗәсенә ирешә.

Зәйнәп Гыйләҗетдинова операция ясый
Зәйнәп Гыйләҗетдинова операция ясый

Кичә генә медицина институтын тәмамлаган кызны Бөек Ватан сугышының иң кызган җиренә – Ржевка җибәрәләр. Ул анда кыр хирургы булып эшли. Фронт сызыгы янында ук урнашкан госпитальне әледән-әле бомга тоталар. Ут эчендә дә мәхәббәт һәм могҗизага урын табыла. Ржев янында Зәйнәп сугышка кадәр очрашып йөргән яраткан кешесен таба. Гашыйклар фронтта өйләнешәләр, тиздән кыз үзенеңбалага узганын белә.

– Безнең арада җитди сөйләшү булды. Сугыш – фаҗига, әмма без бер-беребезне яратабыз, элегрәк өйләнешергә җаебыз булмады. Әле Абдулла укуда, әле – мин. Фронтта күрешкәч, бәлки, соңгы очрашуыбыздыр дип, ул миңа тәкъдим ясады. Куркып та, оялып та, ризалыгымны бирдем, тик бер шарт белән: ул минем каршыда ук әти-әниләремә хат язарга тиеш. Хат язды. Икенче көнне иртән үзенең җитәкчесендә безнең никахны теркәде... – дип искә алган фронт тарихын Зәйнәп ханым.

Тиздән ут эченнән табибларны икенче утка – Ленинград янында барган Волхов фронтына җибәрәләр. Салкын, ачлык, өс-баш начар, табиблар тәүлек буе эшләп арудан аякларында басып тора алмаслык хәлгә җитә – көмәнле хатын өчен иң начар шартлар. Әмма Зәйнәп ханым сау-сәламәт бала таба. Сүз уңаеннан, аның улы Илдар Гыйләҗетдинов та танылган табиб була.

Зәйнәп Гыйләҗетдинова операция вакытында
Зәйнәп Гыйләҗетдинова операция вакытында

Сугыштан соң Зәйнәп Гыйләҗетдинова гомерен яраткан эшенә һәм фәнгә багышлый. Иң элек акушерлык һәм гинекология буенча кандидатлык диссертациясен яклый, ә соңыннан 1951 елда Казанга күченә. Бер елдан доцент булып сайлана, ГИДУВның профессоры була. Хатын-кызлар арасында беренче медицина докторы дәрәҗәсенә ирешә һәм бөтен илгә танылган табиб була.

– Мәскәүгә китеп, инде әйләнеп кайтуына аны вокзалда поезддан көтеп торалар: бала таптырырга, операция ясарга, консультация алырга... Ул бервакытта да баш тартмады. Аның өчен эш иң мөһиме булды. Авырулар төрле җирләрдән консультациягә Казанга, киләләр иде, – дип сөйли медицина академиясе музее мөдире Гөлчирә Минһаҗева.

КДМА музеенда Зәйнәп Гыйләҗетдинованың медицина инструментлары
КДМА музеенда Зәйнәп Гыйләҗетдинованың медицина инструментлары

Сугыштан соң ГИДУВ элекке Клячкин хастаханәсе бинасында урнаша. Ә анда заманында Габдулла Тукай дәвалана. Шагыйрьне медицина хезмәткәрләренең белемен күтәрү өчен клиник институтка (ГИДУВ) нигез салучы Роман Лурия дәвалый. Шушы ук бинада 16 ел буе Гыйләҗетдинова җитәкчелек иткән акушерлык һәм гинекология кафедрасы да эшли. Аның кабинеты 1913 елның 15 апрелендә Габдулла Тукай вафат булган палатада урнаша. Хәзер әлеге бүлмәдә шагыйрьгә багышланган зур булмаган музей. Аны ачтыру артыннан Зәйнәп ханым йөри. Музей оешкан вакытта анда архив фотоларыннан һәм шагыйрь турында газета язмаларыннан берничә фотоальбом гына була. Аларны табиб шәхсән үзе җыя. Бу эшне аның укучылары дәвам итә. Менә шулай берничә буын бу бинада Тукай эзен саклап кала.

1997 елда лаеклы ялга чыккач, галим ГИДУВта шәрәфле профессор булып эшли.

-5

Казан дәүләт медицина академиясе белән берлектә – Антон Райхштат.

Благодарим за перевод на татарский язык редакцию журнала «Сююмбике».

У этого материала есть версия на русском языке.