Кан һәм сөт атаклы Казан табибының җентекле өйрәнү объектына әйләнә. Әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе – йөзләгән фәнни хезмәтләр, дөрес куелган исәпсез-хисапсыз диагнозлар, димәк, шуның кадәр коткарып калынган гомерләр. «1 көн – 1 экспонат» проектында узган чорның бөек табибларына багышланган циклны дәвам итәбез. Әле кайчан гына теләсә кайсы хастаханәдә күрергә мөмкин булып та, хәзер инде Казан дәүләт медицина академиясе музеенда гына сакланучы «Горяев камерасы»н өйрәнәбез.
Россия гематологиясенә нигез салган Николай Горяев тарафыннан Октябрь революциясенә кадәр үк уйлап табылган бу кечкенә җайланма фәнни медицинада революциягә тиң вакыйга була. Ул аппаратны Горяев Казанда уйлап таба. Бу танылган табиб һәм галимнең киләчәк тормышы безнең шәһәр белән бәйле.
Николай Горяевның Казанга һәм медицинага юлы шактый бормалы була. Себердә, Тобольскида туып, әтисе теләге буенча 1894 елда Петербург тау институтына укырга керә. Бер ел укыганнан соң, егет тау эшенең үзе өчен кызыксыз булуын аңлый, Мәскәү университетының медицина факультетына күчә. Ләкин студентлар күтәрелешендә катнашканы өчен аны институттан җибәрәләр. Әнисе артыннан йөреп кенә, Горяевка Казан университетына күчү мөмкинлеге ачыла, һәм ул аны 1902 елда бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Ординатор булып урнаша, озакламый рус-япон сугышына врач булып мобилизацияләнә. Ә кабат әйләнеп кайткач, Миславский лабораториясендә эшли башлый.
ХХ йөз башында Россиядә кан анализын бик сирәк тикшерәләр, ул вакытта әле аның тикшеренү методы булмый. Чит илләрдә гематология көчлерәк үсеш ала, ләкин анда да пациентлар канын махсус клиникаларда гына өйрәнәләр. Клиник гематологияне өйрәнер өчен 1911 елда Горяевны Австриягә һәм Германиягә җибәрәләр. Профессор Виноградов фонды аңа ярдәм күрсәтә: ул вакытлар өчен аз булмаган сумма – 2,5 мең сум акча бүлеп бирә.
Чит илдән кайткач, табиб кан составын һәм күзәнәкләр санын ачыкларга булыша торган аппарат уйлап таба. Медиклар 100 елга якын Горяев камерасын куллана, әле күптән түгел генә ул музей экспонатына әйләнгән.
– Квалификация күтәрү циклына килгән курсантлар музейга барып керүгә үк бу камераны танып алалар: «О, Горяев, камерасы, без аның белән эшләдек», – диләр. Димәк, аны 80–90 нчы елларда да кулланганнар әле. Чит илнекеләр дә камераны танып ала, алар да бу аппаратны белә, – ди КГМА музее мөдире Гөлчирә Минһаҗева.
Камера ничек кенә кирәк була әле: Беренче бөтендөнья сугышы башлана, аннары революция, гражданнар сугышы... Европада бу вакытта инде кан бирү практикага керә башлый, ә яңа дәүләттә мондый хезмәтне нульдән башлап оештырырга кирәк була. Горяев баш-аягы белән шул эшкә чума. Үзәк кан бирү институты филиалы Казанда 1932 елда 1 нче шәһәр больницасы бинасында ачыла.
Оештыру эшләре белән беррәттән, Горяев укыта, фәнни хезмәтләр яза, авыруларны дәвалый.
Горяев канны гына түгел, ат сөтен дә өйрәнә. Кымыз белән дәвалауны популярлаштыручыларның берсе була ул. Ләкин кымызны тәкъдим иткәнче, Горяев әле башта бу продуктның пациентларга, беренче чиратта, туберкулез белән авыручыларга ничек тәэсир итүен ныклап тикшерә, өйрәнә. Нәтиҗәдә, фәнни эшләр циклы языла, Алабуга янындагы Тарловка авылы янында кымыз белән дәвалау шифаханәсе ачыла.
Николай Константинович Горяевның хезмәттәшләре дә – үткәннең бөек табиблары: Александр Вишневский, Роман Лурия, Ефим Лепский, Леопальд Рахлин, Зәйнәб Гыйләҗетдинова... Алар турында без махсус циклда таныштырдык.
Казан дәүләт медицина академиясе белән берлектә – Антон Райхштат.
Благодарим за перевод на татарский язык редакцию журнала «Сююмбике».
У этого материала есть версия на русском языке.