Найти в Дзене
Татарча Канал

ЯКТЫ КӨНДӘ ЯРТЫ МИЛЛИОН СУМЫННАН ЯЗГАН

Барсеткага 540 мең сум салып йөрсәң, шулай була.
Барсеткага 540 мең сум салып йөрсәң, шулай була.

Барсеткага 540 мең сум салып йөрсәң, шулай була.

Узган якшәмбедә 59 яшьлек уфалы өеннән чыгуга урамда аңа билгесез ир-егет һөҗүм итә.

Җинаятьче, үтерү белән янап, корбанының 540 мең сум акчасы һәм шәхси документлары яткан барсеткасын тартып ала да эз югалта. Аптырап калган ир, шоктан чыгып, полициягә мөрәҗәгать иткән.

- Зыян күрүченең билгеләре бар, шуңа күрә хәзер җинаятьчене эзләү бара. Җинаять урынындагы видеокүзәтү камераларыннан видеоязма һәм барсетка каешы фрагменты алынды, - дип ачыклык кертәләр хокук саклау органнарында.

ПЕНСИОНЕРЛАР! СЕЗ УКЫРГА ӘЗЕРМЕ?

Русия Банкы пенсионерлар өчен финанс грамоталылыгы буенча бушлай дистанцион дәресләр оештыра.
Русия Банкы пенсионерлар өчен финанс грамоталылыгы буенча бушлай дистанцион дәресләр оештыра.

«Өлкән яшь өчен финанс грамоталылыгы» проектының көзге сессиясе 7 октябрьдә старт ала һәм 18 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре дә чакырыла.

Дәресләр темалары: "Тормыш өчен экономия", "Банк хезмәтләре. Ярдәмгә банк сайлыйбыз" ,"Финанс мошенниклыгы. Үз-үзеңне һәм гаиләңне якла».

"Тыңлаучылар шәхси финанс максатларын билгеләргә һәм аларга ирешү өчен дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнәчәк. Белгечләр аларга аерым финанс продуктлары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат бирәчәк, төрле оешмаларның тәкъдимнәрен чагыштырырга өйрәтәчәк. Моннан тыш, тыңлаучыларга үзләрен һәм якыннарын мошенниклардан ничек саклау турында сөйләячәкләр", – ди Русия банкының Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсе вәкиле Фәнүзә Кәлимуллина.

Катнашу өчен проект сайтына Интернетка чыгу өчен теләсә кайсы җайланмадан (смартфон, планшет, ноутбук, компьютер) керергә, кызыксындырган лекциягә теркәлергә һәм тоташтыру өчен сылтама алырга кирәк. Һәр дәреснең озынлыгы - 45 минут. Төркем составында да, аерым катнашырга да була. Лекторга онлайн-режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган. Курс тәмамланганнан соң сертификат биреләчәк.