Җирдәге корал белән үтерелгән Җир шарының хакиме... Моннан 2, 5 мең ел элек яшәгән «Алтын кеше» кем булган, аның сере бүгенгә кадәр нигә ачылмаган? Бу хакта Казан Кремленең Манежында булып, казах Тутанхамонының тарихын өйрәнгән, «Бер көн – бер экспонат» проекты авторы Антон Райхштат сөйли.
Канатлы барстагы «Алтын кеше» - Казахстан милли символларының берсе. 1969 елда табылган табылдыкны «казах Тутанхамоны» дип атаганнар. Хәзер «Алтын кеше» дөнья музейлары буйлап сәяхәт итә, ул Казан кремле Манежына да килеп җитте.
Гаскәринең каберлегенә Алма-Ата янындагы Иссык курганын казыганда юлыкканнар. Археологлар барлыгы 4 меңнән артык алтын бизәнү әйбере тапканнар. Бу табылдыклар нигезендә «Алтын кеше»не киендергәннәр. Ул кызыл кафтан һәм биек баш киеме киеп йөргән. Аның буе 165 сантиметр булган. Галимнәр бизәнү әйберләре һәм киемнәре буенча каберлектә данлыклы гаскәри булуын ачыклаганнар. Гаскәриләр арасыннан җирле халык юлбашчылар сайлаган.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмәләр залы мөдире Эльвира Ногманова:
- Баш киеме төрле билгеләр белән бизәлгән. Хайван стилендә ясалган бизәнгечләр, бәрән мөгезле канатлы атлар Казахстан туграсының нигезе булып тора. Монда өч дөньяга бүленеш бар. Алар - җир асты, җир өсте һәм «Алтын кеше» образын дәрәҗәгә күтәрүче биеклек. Биек баш киеме – дала халыкларына хас үзенчәлек. Баш кименең биеклеге аны киюченең статусын билгели.
Алтын кешенең су ягында кылыч, ә уң ягында алтыннан эшләнгән чаба торган болан һәм ат рәсемнәре белән бизәлгән тимер кинжал булган. Сакск патшасы озак хакимлек итмәгән. «Алтын кеше» 20-25 яшьләрдә җирләнгән. Мәетнең нинди җенестә булуы тулысынча ачыкланмаган. Галимнәр алтын кешенең хатын-кыз булуы ихтималын да инкарь итмиләр.
«Алтын кеше» тарихы бүгенге көнгә кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Иссык курганы каберлегендә археологлар безнең эрага кадәр V гасырның рун язулы көмеш касә тапканнар. Галимәр 26 билгенең шифрын әлегә кадәр чишмәгәннәр.
Антон Райхштат.
У этого материала есть версия на русском языке.