Найти тему
Агрызские вести

Фәрит Мөхәммәтшин: “Киләчәктә яңа сәнгать мәктәбе төзү турында уйларбыз“

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова, Айрат Зарипов Әгерҗе районына эшлекле сәфәрләре вакытында капиталь ремонттан соң сәнгать мәктәбе ачылышында булдылар, эксплуатацион һәм сервис локомотив депосы коллективы белән очраштылар.

Быел Татарстанда балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасына старт бирелгән иде. Мондый бәхет республикадагы җиде сәнгать мәктәбенә елмайды. Алар арасында 300гә якын балага өстәмә белем бирүче Әгерҗе сәнгать мәктәбе булу биредә балаларга музыка, рәсем, бию юнәлешләре буенча белем бирүче педагог-хезмәткәрләр, төрле бәйге-фестивальләр аша районыбыз данын Россия күләмендә танытучы балалар, аларның әти-әниләре өчен зур сөенечле вакыйга булды.

Дәрәҗәле кунакларны да укучылар һәм педагоглар, төрле уен коралларында уйнап, татар, рус, удмурт, мари милли киемнәрендә һәм аларның милли ризыклары белән каршы алдылар.

–    50 елдан артык балаларга сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүче әлеге белем йортыбызда һәр педагог җан атып, күңел биреп эшли. Безнең коллектив яшь, энергияле. Республика, Россия, халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаучы балаларыбыз –горурлыгыбыз, – диде сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллина капиталь төзекләндерү уздыруда зур булышлык күрсәткән республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә олы рәхмәтен җиткереп.

–    Әлеге сәнгать мәктәбендә үрнәк, иҗади коллектив эшләгәне, сәләтле балалар тәрбияләнгәне бирегә аяк атлауга ук сизелә. Сез яшүсмерләрдә сәнгатьне яратырга гына өйрәтеп калмыйсыз, җыр-бию, милли киемнәребез аша борынгыдан килгән традицияләрне буыннан-буынга тапшырасыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ирина Валерьевнаның: “Әгерҗедә иҗатка тартылучы, сәнгать яратучы балалар артканнан-арта. Әлеге бина безнең өчен кечкенәрәк. Аны зурайту мөмкинлеге булмас микән“ дигән соравына Фәрит Хәйруллович: “Киләчәктә яңа сәнгать мәктәбе төзү турында уйларбыз“, дип җавап бирде.

Заманча төзекләндерелгән бинага аяк басканчы дәрәҗәле кунаклар һәм әлеге мәктәптә скрипкада уйнау серләренә төшенүче, бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган Зилия Бәшәрова ал тасманы кистеләр. Ә җыр, матур көйләр астында республика җитәкчеләре кабинетларны карадылар. Тамаша залында кызлар-малайлар скрипка моңнарын яңгыраттылар, педагоглар якташыбыз Ләбиб Айтугановның “Ышанам“ җырын суздылар, сәнгать мәктәбенең иң сәләтле укучылары Олег Мөхәммәтҗанов – саксофонда, Илья Фалеев баянда уйнап сокландырдылар. Кашыкчылар ансамбле егетләренә дә “афәрин!“ Кунаклар алар чыгышына да соклануларын белдерделәр.

Ә рәсем сәнгате белән шөгыльләнүче кызларның иҗат җимешләре белән мәктәп коридоры буйлап узганда ук таныштылар. Фәрит Хәйруллович аларга уңышлар теләде. Рәсем түгәрәгенә йөрүче балалар кунакларга ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан үзләре ясаган бүләкләрне дә тапшырдылар.

Фәрит Мөхәммәтшин сәнгать мәктәбе ачылышы тантанасында мәдәният, сәнгать үсешенә зур өлеш кертүче райондашларга ТАССРның 100 еллыгы билгеләрен тапшырды. Менә алар: сәнгать мәктәбе директоры Ирина Сәйфуллина, танылган рәссам Камил Мөхәммәтшин, Варкләд-Бодья клубы мөдире Наталья Матвеева.