Татар халкы бай тарихлы һәм мәдәниятле, бүгенге Россия дәүләтчелеген төзүдә зур өлеш керткән халык. Ләкин дөньяда барган глобальләшү, ассимиляция процесслары көчле булган халыкны да таркатырга мөмкин. Бу үз чиратында күп кенә халыкларны үз киләчәкләре турында кайгыртырга һәм уйланырга мәҗбүр итә, шул исәптән, татар халкын да.
Соңгы вакытларда без татарлар өчен гомуми һәм гамәли стратегиясе кирәклеге турында еш кына ишетәбез. Аерым сораулар тудыруга карамастан аның эчтәлеге төзелде, ә кайбер максатлары инде тормышка да ашырыла башлады. Әлбәттә, бу бик куанычлы. Чынлап та рухи җепләрнең өзелүе, милли битарафлык, милли үзенчәлекләребездән аерылу татар халкының тарихын аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу шартларда заманның халкыбыз алдында куйган иң зур таләбе – үзебезне милләт буларак саклап калу чараларын күрү, милли асылыбызга кайту. Бу милли горурлык хисе тәрбияләү белән беррәттән, халкыбыз арасында исламның гасырлар дәвамында яшәгән позициясен яңадан торгызу һәм ныгыту.
ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ
Татарларның тормыш юнәлешләрен һәм карашларын нигездә мәсләк һәм иман билгели...
Милләтне берләштерүдә, телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүдә ата-бабаларыбыз 922 елда ирекле һәм рәсми рәвештә кабул иткән ислам дине гаять зур роль уйный.
Нәкъ менә мәсләк һәм иман кешегә терәк була, тормыш сынауларын җиңәргә көч бирә.
Татар милләте мең еллар буе әхлакый тәрбияне ислам диненә нигезләнеп алган, аның дөньяны танып-белүе дә ислам дине аша булган. Татарлар үз тарихында авыр һәм катлаулы юл үтте, бу вакыт аралыгында аның үсеш һәм яңарыш кичерүләреннән тыш, икътисади, сәяси-хокукый югалтулар да урын алды. Халкыбызны диннән, милли тамырлардан аеру өчен төрле чаралар кулланылды. Әмма халкыбыз үзен этник берәмлек буларак саклап кала алды һәм монда исламның роле хәлиткеч зур булды.
Соңгы елларда ислам дине халкыбыз арасында үз урынын кайтара башлады, күп кенә яшьләр үз ата-бабаларының диннәрен тотуны дәвам итте. Әмма динилек милләттәшләребез арасында әлегә дини хис рәвешендә генә күзәтелә һәм динне аңлау дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Әле безнең руханиларыбызның да күбесе үзләре дә югары хәзерлекле түгелдер. Кызганычка каршы хәзер Р.Фәхретдин, Г.Баруди, М.Бигиев, Р.Ибраһимов, З.Камали, К.Тәрҗемани һ.б. кебек бөек дин әһелләребез, асыл затларыбыз күренми. Аларның күбесе репрессия корбаннары булдылар, яисә эмиграциягә китергә мәҗбүр иделәр. Нәтиҗәдә күп гасырлык традицияләр өзелде, милләтебез иманнарын югалта башлады. Бәхеткә каршы аларның бай мирасы бүгенге көндә сакланган һәм соңгы вакытта галимнәр тарафыннан татар теленә тәрҗемә ителеп, халык арасында тарала башлады. Бу эшне алга таба да дәвам итәргә һәм киңәйтергә кирәк.
Әлбәттә безнең асылыбыз исламнан аерылгысыз.
Мең елдан артык безнең халкыбыз ислам кануннары нигезендә яшәде. Мөселманлык безнең рухи нигезебезне тәшкил итеп килде һәм этник аңыбыз белән тыгыз бәйләнгән иде. Шуңа күрә яшь буынның милләт вәкилләре булып формалашуы аларга ата-ана биргән тәрбиягә бәйле. Балаларга исламга, аның әхлакый кануннарына, гомумән милли тәрбиягә нигезләнгән белем бирү зарури. Иманлы, гыйлемле, милләтебезнең язмышын хәл итәргә сәләтле яшьләр үстерү, әлбәттә, ислам мөхитендә генә хәл ителә ала. Шунлыктан балаларга ислам тарихын һәм мәдәниятен өйрәтү бик кирәкле чара.
Бүгенге көндә әлеге ихтыяҗларны кәнагатьләндерү чарасы буларак, мәктәпләрдә “Дөнья диннәре мәдәнияте нигезләре” һәм “Ислам дине нигезләре” исемле фәннәр укытыла. Бу фәннәр укыту гына дини наданлыкны, баланың дингә булган мөнәсәбәтен, исламны өйрәнү өлкәсендә булган бушлыкны хәл итә алмый.
Балаларга мөселманлыкның әхлакый нигезләрен өйрәтү, иң беренче, гаилә алдыны куела торган максат, соңыннан өзлексез рәвештә милли мәгариф системасы баскычлары буйлап барырга тиеш. Шул вакытта гына без үзебезнең милли асылыбызга кайта алабыз. Бу уңайдан Р.Фәхретдиннең канатлы сүзләре бик урынлы:
“Балачакта алган тәрбияне соңрак дөнья халкы да үзгәртә алмас”.
Җәмгыять тормышында ислам диненең роле хәзер тотрыклы үсә бара. Ислам татар халкының рухи терәкләрнең берсенә әйләнде, аның милли һәм дини традицияләр нигезендә һәрьяклап алга китүенә зур этәргечкә әверелде. Ислам гомер-гомергә милләтебезнең рухи таянычы булып килде һәм бу таянычны халыкка кайтару – милләтне саклап калуның хәлиткеч чарасы.