Найти в Дзене
Агрызские вести

90 яшьлек Мария Платонованы Президент котлады

“Картлык көндә балаларың янәшә булудан да олы бәхет юктыр ул. Яшь чак үтә дә китә, Ходай һәркемгә олыгайган көнендә тынычлык, сәламәтлек һәм балалар хөрмәте бүләк итсен иде“,– дип тели Красный борда яшәүче Мария ПЛАТОНОВА.

90 яшьлек юбилее көнне үзен котларга һәм Россия Президенты, район башлыгының бүләкләрен тапшырырга килгән җитәкчеләрне дә бик сөенеп каршы алды һәм изге теләкләрен юллады ул. Аннан акрынлап гомер һәм хезмәт юлы белән таныштырды.

Яңа Никольское авылында гап-гади гаиләдә үскән кызның мәктәптә укырга мөмкинлеге булмый. Ул бик иртә колхоз фермасында терлекчелектә эшли. Кияүгә чыгып, Красный борга күчкәч тә дуңгызчылыкта, бозау карауда хезмәт куя.

– Ул чакта аяктан резин сапоги төшмәде. Үзәк өзгеч кышкы салкыннарда да юка аяк киеме белән йөрүнең нәтиҗәсе дә бик аяныч шул. Аякларым бик каты сызлый, – ди Мария Александровна.
Берара Красный бор ПМКсында да эшләргә туры килә аңа. Көчле, җитез Мариягә биредә дә ирләр белән бер сафтан атлый. Раствор ташый, төзүчеләрне кирпеч белән тәэмин итеп тора.

– Шунда эшләгәндә фатирлы булдык, – дип сөенә.

Гомере буе бар уңайлыклары булган матур фатирында гомер кичерә ул. Әтиләре вафатыннан соң балалары аны ялгыз калдырмыйлар. Улы Анатолий, килене Валентина – иң олы терәкләре. Ижауда яшәүче кызы Елена да ялларда газиз кешеләре янына ашыга.

– Әни яшь чагында кырысрак булса да, безгә ана мәхәббәтен жәлләмәде. Без бик бәхетле балалар булып үстек. Үзебез дә балаларыбызга әни безгә биргән кебек тәрбия бирергә тырыштык, – Елена ханым.

Сүз уңаеннан: Мария әбинең биш оныгы, 9 оныкчыгы бар. Алар әбиләренең олуг юбилеена үзләренең фотоларын беркетеп бик матур котлау ясаганнар. Андагы шигырьдәге “әле ярый син бар, син безгә бик кирәк“ дигән юллар аша бала-оныкларның газиз кешеләрен ихлас күңелдән яратулары һәм хөрмәтләүләре дә ачык чагыла.