Найти тему
Татарский Мир

Тавык елы, кышның беренче ае, назлы айның 10 көне... Төркиләрдә вакыт исәбе һәм календарь (II)

ttp://ebook.tatar/tt/books/tatarstan-mirasy-2-syynyf#/
ttp://ebook.tatar/tt/books/tatarstan-mirasy-2-syynyf#/

Башы: (I)

Ай фазасына бәйле рәвештә айларны атналарга бүлгәннәр.

Борынгы төркиләрдә атна биш көннән торган, соңрак, ислам дине керә башлау белән, җиде көнлек атна кабул ителгән.

Җиде көнлек атна иң беренчеләрдән булып Борынгы Көнчыгышта, Вавилонда барлыкка килгән. Б.э.к. I гасырда Римга, аннан соң Көнбатыш Европага үтеп кергән, аннан барлык халыкларда җиде көнлек атна исәбе кулланыла башлаган.

Атна исемнәре һәр халыкта үз сүзләре белән белдерелгән, татарларга исә хәзерге кулланылыш (дүшәмбе, сишәмбе һ.б.) фарсы теленнән кергән. Күрәсең, атнаның беренче көне - якшәмбә булган.

Фарсы телендә:
1 - як, 2 - ду, 3 - сә, 4 - чохор, 5 - пянҗ, 6 - шеш, 7 - хәфт.

Керәшеннәрдә атна көннәре исемнәре мондый булган: дүшәмбе – баш көн, сишәмбе – буш көн, чәршәмбе – кан көн, пәнҗешәмбе кичатна, җомга - татар атнасы, шимбә - атна кич, якшәмбе - атна көн булып йөртелгән.

Атнаның һәр көненең, үзенә генә хас булган сынамышлары һәм ышанулары булган. Бу ышанулар бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Мәсәлән, татарларда сишәмбе көнне кер юарга, тырнак кисәргә, юлга чыгарга ярамый, ә шимбә көнне яңа эш башларга ярамый, дигән ышанулар бар.

Төркиләр вакытны кояшка карап билгеләгәннәр. “Көн” сүзе ул заманнарда “кояш” мәгънәсен дә белдергән. Ул бүгенге “көнчыгыш”, “көнбатыш” сүзләрендә сакланып калган. Яңа көн туу кояш чыгудан башланган. Бабаларыбыз таң атканда кояш “судан йөзеп чыга”, “калка”, ә кичен, киресенчә, дөнья океанына “кереп бата” дип ышанганнар. Бүгенге көндә татар телендә йөри торган “кояш чыга”, “кояш бата” гыйбарәләренең тарихы шул чорарга барып тоташа. Ике кояш чыгышы арасындагы вакыт аралыгын тәүлек дип атау гадәткә кергән.

http://ebook.tatar/tt/books/tatarstan-mirasy-2-syynyf#/
http://ebook.tatar/tt/books/tatarstan-mirasy-2-syynyf#/

Иң борынгы сәгать - кояш сәгате.

Борынгы төркиләр вакытны кояшка, аның торышына карап билгеләгәннәр. Ишеге көнчыгышка карап торган тирмә (киез йорт) сәгать ролен үтәгән. Таң туып, кояш чыгу белән, аның беренче нурлары түшәмдәге төннек аша тирмәгә кергән – бу көтүлеккә чыгарга вакыт, дигәнне аңлаткан. Кояш нурлары әкренләп тирмәнең хатын-кызлар ягына күчкән икән, димәк, төш вакыты якынлаша; кояш нурлары, киресенчә, китеп бара икән, бу инде көндезге сәгать дүртләр тирәсен аңлаткан – көтү кайтырга вакыт җиткән. Шул рәвешле, борынгылар “кояш сәгатьләре” буенча, табигать белән берлектә, әйләнә-тирә белән гармониядә яшәгәннәр.

Борынгы төркиләрнең табигать күренешләрен игътибар белән өйрәнүләре нәтиҗәсенә барлыкка килгән төрки-татар календаре озын тарихи юл үткән. Календарьның камилләшүенә күрше халыкларның традицияләре дә, әлбәттә, йогынты ясаган.