Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Йөзгә якын хатта — мәхәббәткә мәдхия!

Аларда ачы язмышлар да, ил тарихы да чагыла.

Гәзитнең 27 ноябрь санында, “Онытырмын, димә!” рубрикасына хатлар көтеп калабыз, дигән мәкалә басылуга Чакмагыш районының Тайнаш мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда гадәти булмаган китап, дөресрәге, хатлардан тупланма саклануы турында хәбәр иттеләр. Хатларның да ниндие әле! Чын өчпочмаклы хатлар! Әлбәттә, бу хәбәр мине бик тә кызыксындырды. Үзенчәлекле хатлар тарихын гәзит укучыларга да җиткерәбез.

Әхмәткарам Әширкаев белән Зиринә Хөснетдинова икесе дә Чакмагыш районы­ның Иске Балак авылында туып-үсә. Кыскача биографи­яләренә күз салсак, түбән­дәгеләрне белә алабыз: Әхмәткарам 1912 елда шул авылда — башлангыч, аннан соң Тайнаш җидееллык мәктәбендә укый. Педагогия училищесында укытучы һөнәрен алгач, Иске Балак башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли. Актив комсомол була. Авылда үткән барлык мәдәни һәм спорт чараларында катнаша.

1939 елда Әхмәткарам Кызыл Армия сафларына алына. Ул Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә.
Җиңү көнен күргәнче аңа язмышының ачы җилләренә буйсынырга туры килә. Әхмәткарам әсирлеккә эләгә, исән кала. Инде әсирлектән азат ител­гәч, Сталин лагерена җибә-релә. Анда да язмыш сынауларына бирешми, исән кала.

Зиринә 1919 елда

дө­нья­га килә. Туган авылында — башлангыч, Тайнашта — җидееллык, Рә­җәп авылында урта мәктәп тәмам­лый. 1939-40 елларда Кушнаренко педагогия училищесында укый. Шушы уку йорты каршында оештырылган тел һәм әдәбият укытучылары әзерләү курсларын тәмам­лый.
1940 елда хезмәт юлын Балтач районы­ның тулы булмаган Ялангач урта мәктәбендә башлый. 1942 елда туган районына кайта һәм Тайнаш мәктәбендә завуч булып эшли башлый. Ә инде 1943-45 елларда шул мәк­тәпнең директоры була.

1945 елның сентябрендә Яңа Балтач балалар йорты директоры итеп тәгаенләнә. 1946 елның мартында ВКП(б) сафларына алына, Яңа Балтач авыл Советы партия оешмасы секретаре итеп сайлана.
Тик Зиринәнең язмышы да сөйгәненеке белән охшаш булып чыга: аңа да төрмә шулпасын чөмерергә туры килә. Ә сәбәбе — ул чордагы законнарның катылыгы һәм мәрхәмәтсезлеге. 1949 елда балалар йортында үткәрелгән ревизиядән соң директор вазыйфасындагы Зиринә Хөснетдинова берничә грамм азык-төлек җитмәгән өчен ике елга хөкем ителә.

Яшьләр арасындагы мәхәббәт күпере Әхмәткарам туган авылына укытучы булып кайткач салына. Яшь, чибәр, барлык яктан да килгән, авылның беренче егете булган Әхмәткарам авылдагы иң чибәр, чая Зири­нә­гә гашыйк була. Ике йөрәк мәхәббәт утын­да яна. Аларга, яшьлек мәхәббәт-лә­ренә тугрылык саклап, 1951 елда гына кавышырга насыйп була. Ә моңа кадәр ике арада мәхәббәт хатлары йөри. Алар латин хәрефләре белән татарча язылган. Кай-берләрендә саннар, хәрефләр белән языл­ган кисәкләр дә бар. Күрәсең, алар үзләре генә белгән яшерен шифр белән дә файдаланганнар.

Шул хатларның берсен Тайнаш авылы китапханәчесе Гүзәл Ханова тәрҗемә иткән. Менә ул:

“5 март, 1942 ел.
Кадерлем!
Любовь – это самый высший
дар природы
Без любви и нет цели жить.
Любовью гордятся все народы
Позвольте мне вас ещё и ещё
крепче полюбить.
Я Вас люблю и не скрываю,
Ваш взгляд смущает мою кровь.
Пусть наша встреча была
случайной,
Но не случайно
вспыхнула у нас любовь...
Зиринә! Урыслар шулай диләр.

Кадерле булган гүзәлем Зиринә! Февраль­нең 4ендә язган хатыңны мартның 5ендә алып укыдым, барча хәбәр­ләрең белән таныштым. Рәхмәт! Хәзер мин, урысча әйт­кәндә, “командир пулеметной роты, лейтенант А. А. Н.” Рота командиры булгач, эш хакы 980 сум; акча күп, ләкин монда лафка йортында хет сабын, кирәк-ярак алырлык бернәрсә дә юк. Көнбатыш фронтка җи­бә­рүләрен сораган идем дә, юк, җибәр­миләр. Шулай да мин ышанам: “Победа будет за нами!”

Түздек, Зиринә: ай, ел, еллар. Ә белмим, кайчан соң мин сине тагын да күрермен. Ух, сволочь Гитлер, Геринг, Геббельс – бөтен хыялларны җимерде­ләр.

Зиринәм! Сине күреп бер сөйләшсәм, үлсәм дә үкенмәс идем.
Әгәр дә 100 6 р 0026 960 ок 26046 Z10ч 10п,e se b d e b 2 чe z k әеп...
Синнән хат көтеп калам. Хуш, сау бул! Карам.
Адресым: 252 ППС
3 С/П 3 СР А.А.Н.
252 полевая почта
3 с/полк, 3 стр.рота
А. А. Н.”

Әйе, бу хатлар һәркемне уйландырырга мәҗбүр итәрлек. Аяныч язмышлы егет белән кызны бер-берсенә булган мәхәб­бәтләре, шул якты, саф, илаһи хискә ышанулары коткарып, үлем тырнагыннан алып калгандыр. Коточкыч һәм кеше ышанмаслык авырлыкларга, мәсхәрәләргә, хурлыкка каршы торырлык көч биргәндер. Шулай булмаса, Зиринә Хөснетдинова аларны җыеп бармаган да булыр иде. Алай гына да түгел, инде соң­гы көннәре якынлашканын белгәч, хатларны бергә туплап, Тайнаш авылында яшәүче иренең туганнарына биреп тә калдырмаган булыр иде...

Әхмәткарам Әширкаев белән Зиринә Хөснетдинова, матур гаилә булып, озак еллар Уфада яшиләр.

P.S. Бу мәкаләне әзер­ләргә ярдәм иткән Алсу Гәрәева, Гү­зәл Ханова, Кәримә Насрул­линага рәхмәт­ләремне белдерәм.

Автор: Зөһрә Исламова