Найти в Дзене
Мөслим Мөхтәсибәте

Мөэминәр бер-берсенә карата нык вә таза бина кебек

Пәйгамбәребез: *"Мөэминәр бер-берсенә карата нык вә таза бина кебек булып, үзара ярдәмләшеп торырлар",* - дигән.
Оглавление

Пәйгамбәребез: *"Мөэминәр бер-берсенә карата нык вә таза бина кебек булып, үзара ярдәмләшеп торырлар",* - дигән.

pixabay.com
pixabay.com

"Зур бер бинада булган таш вә кирпеч, яки агач вә тимерләр бер-берсенә ярдәм биреп, бер-берсен ныгытып бөтенесе бер булып торган кебек, мөселманнар да бер-берсенә ярдәмче, таяныч булырлар. Бөтенесе бер зур бина кебек, бердәм булып торырга тиешләр. Рәсүлүллаһ үзенең өммәте өчен шушы нәрсәне тели, шул хакта сөйли вә шуңа кызыктыра иде.

Өммәтләрнең дөньяда яшәүләре вә гыйззәт белән дәвам итүләре – шул өммәтнең һәрбер әгъзасының бер-берсе белән аралашуына вә үзара өлфәт-мәхәббәткә бәйләнгән.

Шушы нәрсәдән мәхрүм калган милләтләр исә башкалар тарафыннан йотылырга, бу дөнья йөзендә орлыклары бетәргә хөкем кылынган.

Бүгенгә кадәр дөньяда бик күп өммәтләр юкка чыктылар. Бик күбесе, хәтта, онытылдылар да. Аларның бетүләре вә юкка чыгулары үз араларында низаг вә аерылулардан башланды вә шуның белән тәмәм беттеләр. Игътибарлы булыгыз, әй туганнар!" (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе", 265нче хәдис. 1916.

Йә, Раббым, араларыбызны төзек кыл, сафларыбызны ныгыт, бердәм бина булып яшәргә насыйп әйлә.