29 июньдә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры А. Глазуновның “Времена года” балеты белән сезонны япты.
Сәхнәгә куючы музыкаль җитәкче — театрның баш дирижеры, Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” театраль премиясе лауеаты Артем Макаров. Балетмейстер-куючы - Дмитрий Антипов.
Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры заказы буенча Уфа дәүләт технология һәм дизайн колледжының чыгарылыш курс студентлары Мария Редникова белән Айдар Галиев төп геройларның һәм икенче план артистларның костюм дизайннарын булдыруда, сәхнәне бизәүдә актив катнаштылар. Эш барышының төрле этабында студентлар график программаларны һәм мультимедия технологияләрне оста куллануларын күрсәтте.
Театр җитәкчелеге студент-дизайнерларны югары һөнәри дәрәҗәдә әзерләгәннәре өчен колледжка рәхмәт сүзләре җиткерде, спектакльнең төп идеясен, эчтәлеген ачуга иҗади якын килгән, театр-декорация сәнгатенең үсешенә өлеш керткән талантлы студентлар белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә теләүләрен белдерде.
Фото: (Фото Мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды)