Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

НДС тәки артачак

Дәүләт думасы өстәмә бәя салымы ставкасын 20 процентка кадәр күтәрүне хуплаган.

Закон проекты беренче укуны үткән. Ул 29 июльгә кадәр кабул ителергә тиеш. Югыйсә, киләсе елга бюджетны оештырып булмаячак. Әлеге проект депутатларда да, бизнеста да әллә ни каршылык тапмаган.

НДС – өстәмә бәягә салым. Ул кибеттәге һәр товар хакына керә. Әле ул 18 процент иде, хәзер 20 булачак, ягъни күпчелек товарларның һәм хезмәтләрнең хакы артачак.

Бу азык-төлеккә, балалар, мәктәп укучылары әйберләренә, басма продукциягә һәм дәреслекләргә, медицина товарларына һәм даруларга кагылмаячак. Алар өчен ташламалы 10 процент эшләп килә. Ул үзгәрешсез калачак.

Фото buhnk.ru сайтыннан алынды.