Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Татар егете БДИда 400 балл җыйган!

БДИ тарихында беренче тапкыр Мәскәүнең 179нчы мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев 400 балл җыйган.
Руслан урыс теле, профильле математика, химия һәм биология буенча БДИ тапшырган. Һәр имтиханда аның эше 100 баллга лаек булган. Уникаль укучы Мәскәүнең иң яхшы мәктәпләренең берсендә белем ала. 17 яшьлек егет үсемлекләр үстерергә ярата, ботаника белән кызыксына. БДИны уңышлы тапшыруын бигрәк тә югары сыйныфларда үзенең күп шөгыльләнүендә күрә. Ул - унлаган Бөтенрусия олимпиадаларында җиңү яулаган укучы. “БДИ һәм олимпиада — биремнәре буенча төрлеләр булса да, үзеңне әзерләү буенча алар охшаш. Олимпиадаларда катнашу тәҗрибәсе имтиханда ярдәм итте”, — ди Руслан. Урыс теле, математика һәм химия буенча ул олимпиадаларда җиңү яулаган булган, ә биология фәнен уңышлы тапшыру өчен имтиханга бер ай кала репетитор белән шөгыльләнеп алуын да яшерми егет. БДИны уңышлы тапшыру өчен Русланнан өч киңәш: 1. Имтихан алдыннан йокыгызны туйдырыгыз. 2. Киләчәк тормышыгызга имтиханның йогынтысы турында күп

БДИ тарихында беренче тапкыр Мәскәүнең 179нчы мәктәбе укучысы Руслан Сәлимгәрәев 400 балл җыйган.

Руслан урыс теле, профильле математика, химия һәм биология буенча БДИ тапшырган. Һәр имтиханда аның эше 100 баллга лаек булган.

Уникаль укучы Мәскәүнең иң яхшы мәктәпләренең берсендә белем ала. 17 яшьлек егет үсемлекләр үстерергә ярата, ботаника белән кызыксына.

БДИны уңышлы тапшыруын бигрәк тә югары сыйныфларда үзенең күп шөгыльләнүендә күрә. Ул - унлаган Бөтенрусия олимпиадаларында җиңү яулаган укучы.

“БДИ һәм олимпиада — биремнәре буенча төрлеләр булса да, үзеңне әзерләү буенча алар охшаш. Олимпиадаларда катнашу тәҗрибәсе имтиханда ярдәм итте”, — ди Руслан.

Урыс теле, математика һәм химия буенча ул олимпиадаларда җиңү яулаган булган, ә биология фәнен уңышлы тапшыру өчен имтиханга бер ай кала репетитор белән шөгыльләнеп алуын да яшерми егет.

БДИны уңышлы тапшыру өчен Русланнан өч киңәш:

1. Имтихан алдыннан йокыгызны туйдырыгыз.

2. Киләчәк тормышыгызга имтиханның йогынтысы турында күп уйламаска тырышыгыз: артык борчылулардан сакланыгыз.

3. Пробниклар чишегез һәм таләпләрне карагыз, чөнки сезне ничек бәяләүләрен алдан ук аңларга кирәк.

Фото Русия Фән һәм мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды.