Башкортстанда Русия күләмендәге кымызның 46 проценты (3 мең тоннадан артык) җитештерелә. Иң яхшы осталарны ачыклау һәм аларның тәҗрибәсен киң тарату максатында 13 июльдә “Йоматау” шифаханәсендә кымыз ясаучыларның республика конкурсы үтә. Анда район ярышларында сайлап алынган белгечләр катнашачак.
Былтыр конкурс Дәүләкән районында үткән иде, анда “Йоматау” шифаханәсеннән оста Рушан Нәбиуллин җиңү яулады, дип хәбәр итәләр Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан. Аңа төп бүләк – башкорт токымлы айгыр тапшырылды.
Республика конкурсы берничә ел дәвамында үткәрелә.
Фото Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтыннан алынды.