Быел республикада “Авыл табибы” программасында 50 яшькә кадәр булган табиблар һәм фельдшерлар катнаша ала.
Моның өчен аларга эшкә авылларга, эшче һәм авыл тибындагы поселокларга, халык саны 50дән артмаган шәһәрләргә кайтырга кирәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгы исәпләүләре буенча, быел 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсациягә 100 табиб һәм 11 фельдшер исәп тота ала.
“Авыл табибы” программасы 2012 елда старт алса, авылларга фельдшерлар кискен җитешмәү сәбәпле, 2016 елда “Авыл фельдшеры” программасы эшли башлады.
Бу максатларга төбәк бюджетыннан 36 миллион сум бүленгән, 72 хезмәткәр җәлеп ителгән. Авылларга кайткан фельдшерлар 500әр йөз мең сум акча алган.
Үткән ел программада 48 фельдшер катнашкан.
Фото pixabay сайтыннан алынды.