Кемнең генә озак яшисе килмәс бу дөньяда? Әлбәттә, бик күпләрнең. Тик ни кызганыч, заман казанышлары алга барган саен кешеләрнең сәламәтлеге бер дә яхшыруга таба түгел, дәвалап булмастай авырулар бар, күп балалар да патологияләр белән туа, демографик хәл кискенләшә... Ә шулай да дөньяда барлык кешеләре дә искиткеч озын гомер кичергән “зәңгәр урыннар” бар. Аларның сере нидә соң?
Тикшерүче һәм сәяхәтче Дэн Бюттер озак яшәүнең һәм сәламәт булуның серен аңлар өчен бу төбәкләрнең барысында да булып