Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Рухи-әхлакый тәрбия бирү – мөһим мәсьәлә

Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары Чишмә районында үткән Башкортстан мөселманнары җыены кысаларында “түгәрәк өстәл” оештырды.
Чарада балаларны тәрбияләү, аңлы рәвештә ана булу һәм шәхесне формалаштыруда иҗтимагый берләшмәләрнең әһәмияте мәсьәләләре күтәрелде һәм тикшерелде. - Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү Яшьләр иҗтимагый палатасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Бу юнәлештәге эштә гаилә, мәктәп һәм иҗтимагый оешмалар актив катнашырга тиеш. Барлык көчләрне берләштереп кенә без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз, - диде Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Зарина Газизова. Фото cdum.ru сайтыннан алынды.

Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары Чишмә районында үткән Башкортстан мөселманнары җыены кысаларында “түгәрәк өстәл” оештырды.

Чарада балаларны тәрбияләү, аңлы рәвештә ана булу һәм шәхесне формалаштыруда иҗтимагый берләшмәләрнең әһәмияте мәсьәләләре күтәрелде һәм тикшерелде.

- Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү Яшьләр иҗтимагый палатасы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Бу юнәлештәге эштә гаилә, мәктәп һәм иҗтимагый оешмалар актив катнашырга тиеш. Барлык көчләрне берләштереп кенә без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз, - диде Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Зарина Газизова.

Фото cdum.ru сайтыннан алынды.