Казанның «Ярдәм» милли Ислам хәйрия фондының белем бирү-тернәкләндерү үзәгендә бөтенләй күрмәүче һәм начар күрүче кешеләр өчен укыту-дәвалау тернәкләндерү курслары башланды. Әлеге курслар Русия Президенты Грантына һәм «Ярдәм» хәйрия фондының үз чыганакларыннан финанслана.
Курслар ачылуга багышланган җыелышта «Ярдәм» милли Ислам хәйрия фонды Советы рәисе Илдар Баязитов, фондның укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова, укытучылар катнашты.
Бер айлык әлеге тернәкләндерү курсларына Самара, Иркутск, Ставрополь, Ульяновск, Киров, Ырынбур, Омск өлкәләреннән, Пермь, Краснодар крайларыннан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Дагыстан, Чечен республикаларыннан, Татарстан шәһәр һәм районнарыннан 45 кеше килгән.
Июнь башында Казанда күп еллар эшләп килүче «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Русия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Грантын отты. Фонд өчен күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эшне тагын да нәтиҗәлерәк алып бару мөмкинлекләре артты. «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» дип аталган һәм бер елга исәпләнгән Грант проекты 11 июньнән эшли башлады.
Проектның беренче укыту-тернәкләнү курслары башланды. 2019 елның сентябренә кадәр 5 төркем туплау, 225 кешегә белем бирү һәм тернәкләндерү курсларын оештыру күздә тотыла.
«Ярдәм» хәйрия фонды тарафыннан күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр белән эш 2000 елдан нәтиҗәле алып барыла. Хәйрия фондының яңа заманча үзәге 2013 елда ачылды. Фонд эшчәнлеге дәверендә тернәкләндерү курсларында 10 меңнән артык кеше дини гыйлем алды, Луи Брайль системасы ярдәмендә укырга һәм язарга, компьютерда эшләргә, аш-су әзерләргә, әйләнә-тирәлектә җайлашырга өйрәнде, психологик ярдәм, иң мөһиме – бу тормышка өметен югалткан кешеләр киләчәккә ышаныч белән карый башлады.
«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» социаль проектының максаты – күрмәүче һәм начар күрүче кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, психологик һәм медицина ярдәме күрсәтү, җәмгыятьтә җайлашырга, кешеләр белән аралашырга өйрәтү, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү.
Фото dumrt.ru сайтыннан алынды.