Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Нигез йорт” фильмы - халыкара фестивальдә лауреат

Насур Юрушбаевның “Нигез йорт” фильмы Аланья (Төркия) шәһәрендә үткән “Без бергә-2018” халыкара фестивалендә лауреат исемен яулады. Кыска метражлы драма “Иң яхшы актёр эше” номинациясендә җиңгән. Бу фильм Туймазы районының Төмәнәк авылында төшерелгән. Төп рольләрдә Туймазы татар дәүләт драма театры актерлары - Башкортстанның атказанган артистлары Римма Ключарева белән Алик Зәйлялов.

“Нигез йорт” Әмир Галиаскәров һәм Нәсур Юрушбаев фильмы, чыгаручысы - Казан шәһәренең “Наследие нашего двора” студиясе.

“Бу фильмның идеясе 40 елдан соң туган нигеземә кайткач туды. Нык дулкынландым. Шул вакытта бу темага багышлап фильм төшерү идеясе туды. Галимҗан Гыйльманов язган “Нигез йорт” исемле хикәяне таптым, сценарий яздым, Татарстанда грант оттым. Фильм танылган эшкуар, композитор Фәнир Галимов ярдәме белән Төмәнәк авылында төшерелде. Туймазы татар театры актерларын чакыруым белән дә ялгышмаганмын. Фильм тагы бер фестивальнең сайлап алу турын үтте”, - дип сөйләде “Башинформ” агентлыгына Нәсур Юрушбаев.

Анна Нестерова фотосы