Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Абага чәчәк аткан төн

Елның иң озын көне, иң кыска төне торганда Туймазы районының Кәкребаш авылы янындагы акланга борынгы мәҗүси һәм христиан бәйрәменә җыелдылар.

Әлеге төбәккә кунакка кайткан, “Славян бәйрәмнәре-Нәселеңне тергезү” проекты авторы Анастасия Копылованың Иван Купала көнен билгеләп үтү тәкъдимен Кәкребаш авылы мәдәният йорты җитәкчесе Зөләлә Төхвәтуллина күтәреп ала.

Нефтеюганскида славян бәйрәмнәрен үткәреп йөрүче Анастасия белән аның тормыш иптәше Денис Хәбибуллин оештырган бәйрәмдә илебезнең төрле төбәкләреннән кайткан кунаклар да катнашты.

-2

Бәйрәмгә килүчеләрне икмәк белән каршы алдылар.

Өлкәннәр һәм балалар әйлән-бәйлән уйнап күңел ачты, халык җырларын җырлады, борынгы уеннарны уйнады, тәмләп чәй эчте. Хатын-кызлар чәчәкләрдән такыя үрде, бәхет юрап, аларны суга агызды.

-3

Иң кыска булып исәпләнгән Иван Купала төнендә су, ут, үлән һәм чәчәкләр тылсымга ия була, авыруларны сихәтләндерә, күз тиюдән саклый, гөнаһлардан арындыра дип ышанганнар. Шуңа да учак аша сикерү – бәйрәмнең иң көтеп алынган мизгеле булды. Утлы тәгәрмәчне суга төшерүдә исә барысы да катнашты.

-4

Фотолар Кәкребаш авылы мәдәният йорты архивыннан алынды.

С подпиской рекламы не будет

Подключите Дзен Про за 159 ₽ в месяц