Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Әллүки”гә Чакмагыштан кунаклар килде!

Рәҗәп авылы кызы Азалия Хәмидуллина да «Әллүки”гә языл һәм бүләк от!” конкурсының ун җиңүчесе арасында.

Бүген җиңүчебез якыннары белән редакциядә кунакта булды.

Азалия Рәҗәп мәктәбенең 1нче сыйныфын тәмамлаган. Бик сабыр, оялчан кыз ул. Безнең җиңүчебез яхшы укый, бигрәк тә математиканы ярата икән. Әнисе Дилара Фидрат кызының уң кулы ул Азалия. 2 яшьлек энесе Ренальне дә караша, өйдә, бакчада ярдәмләшә.

Азалияне “Әллүки” белән иң элек Чакмагыш районының Байбулат авылында яшәүче картәнисе дуслаштырган икән. Вәзимә Фоат кызы, журналны яздырып, оныгына бүләк итә барган. “Әллүки” игълан иткән конкурсны да иң элек картәнисе күреп алган.

Оныгының туган телендә журнал укып үсүе, сәләтләрен үстерүе өчен тырышучы Вәзимә апага зур рәхмәт!

— Хәзер инде үзебез дә журналны алдырабыз. Улыбыз Реналь дә аның рәсемнәрен карый. Ә Азалия апасы аңа шигырьләрен, әкиятләрен укый, — ди Дилара ханым.

-2

Бүген Азалия белән Ренальнең тормышында тагын бер зур вакыйга — алар беренче тапкыр Уфаны күрергә килгән. Әтиләре Раил балаларын башкаланың матур урыннарында йөртәчәк.

Әнә шулай “Әллүки” кечкенә Азалияне бүләкле дә итте, башкаланы күрү хыялын да чынга ашырды!

Фото: Динар Кәлимуллин фотосы