30 июньдә Балтач районында үткән "Шәҗәрә бәйрәме" кысаларында "Ялан ашы" бәйгесе үтте.
“Ялан ашы” милли кыр кухнясы бәйгесе Шәҗәрә бәйрәменең аерым бер бизәге булды. Бу конкурс республикада беренче тапкыр оештырылды һәм күпләрне үзенә җәлеп итте.
Бәйгедә республиканың алты районыннан унөч ир-егет үзенең көчле дә, егәрле дә булуын расларга тырышты. “Ялан ашы” мәйданында казан асып, кемдер үзе тоткан балыктан уха, кемдер кычыткан ашы, бишбармак әзерләде, учакта ит кыздыручылар, чаж-чож китереп тәбикмәк пешерүчеләр дә бар иде.
Тәтешле районының Вязовка авылыннан килгән Фәнил Нуриәхмәтов иртәнге 5тән балык кармаклаган. Аның казанда алабуга, карабалыктан әзерләнгән уха ашының тәмле исе бөтен яланга таралган иде. Конкурска дигән уха пешкән арада учакта тәбикмәген дә өлгертте ул.
Иске Балтачта яшәүче Фигать Галинның учак өстендә әйләндерә-әйләндерә сарык түшкәсе кыздыруын күпләр кызыксынып күзәтте. Гомеренең 35 елын Себер якларында үткәреп, туган якларына кайтып төпләнгән Фигать абый иҗади шәхес икән. Үзе музыкант, үзе шагыйрь, райондагы бик күп чараларның үзәгендә. Ялан ашы әзерләүгә дә барлык фантазиясен эшкә җигеп тотынган ул.
—Ялан ашы – ул халкыбызның борынгыдан килгән йоласы. Ир-егетләр җилкәсенә җәясен асып, атка атланып ауга чыгып киткән. Табышын күп очракта яланда ук эшкәртеп, казан асып, аш пешергән. Балтачлыларга шушы күркәм гореф-гадәтне тергезүләре өчен әфарин диясе килә! — ди Баймак районыннан килгән Рамил Хәсәнов.
Әйткәндәй, Хәсәновлар бәйрәмгә гаилә династиясе белән — 17 кеше килгән. Алар барлык конкурсларда үз сәләтләрен күрсәтте. Рамил Сәфәргали улы әйтүенчә, Баймактан 12 сәгать буена килсәләр дә, күңелле һәм мавыктыргыч бәйрәм арыганлык тойгысының әсәрен дә калдырмаган. Шунысы мөһим: гаилә башлыгы “Ялан ашы” бәйгесендә беренчелеккә ия булды.
Ә Гран-прины кемнең яулавы һәм аның нинди ялан ашы әзерләвен "Кызыл таң" гәзитенең алдагы саннарында укырсыз.
Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Автор фотолары.