Русиядә үтүче футбол буенча дөнья чемпионаты нинди ялган фикерләргә чик куя?
Мәгълүм булуынча, Русия футбол буенча дөнья чемпионатын оештыру хокукы алгач та, кайбер илләр тарафыннан “кара пиар” башланды. Ярышларга байкот игълан итү тәкъдиме дә булды. Ярышны башка илдә оештыру турында да фикерләр яңгырады. Кыскасы, икътисади санкцияләр спортта да дәвам итте. Ярыш башланыр алдыннан Русиядәге җинаятьчелек, халыкның кунакларга карата кырыс булуы турында еш сөйләнелде. Ярышлар мондый фикерләрне расладымы? Әллә киресенчә килеп чыктымы? Шул хакта бергәләп фикер йөртеп карыйк.
Килешергә кирәк, әле нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Чөнки бәйге 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай да, кунакларның, илебезгә килгән меңләгән спорт сөючеләрнең фикерләре җанга сары май булып ята, дисәк тә, ялгышмабыз. Русиядә дөнья чемпионаты үткәрүгә каршы булып, безгә төрле юллар белән пычрак атучы әйдәп баручы ил – Бөек Британия. Мәгълүм булуынча, дөнья чемпионатын оештыруга, Русиядән тыш, Португалия белән Испания, Нидерланды белән Бельгия һәм Бөек Британия дәгъва иттеләр. Безнең җиңү белән Бөек Британия генә килешмәде. Бәйге алдыннан оештырылган “кара пиар”, дөньяга коткы тарату, дәлилсез фикерләр дә шуның белән бәйле. Бәхеткә, аларның фикеренә беркем дә колак салмады. Кунаклар Русиягә күпләп килде һәм, күңел ачып, ял итеп, футбол карый. Безгә таш атучылар әйткән сүзләреннән баш тартырга мәҗбүр булды. Бөек Британиядә көн саен чыга торган “The Guardian” (“Сакчы”) гәзитендә дөнья чемпионаты турында мәкалә басылды. Анда шундый юллар бар: “Мөгаен, бәйгедән соң да Русия Хөкүмәте белән Британия җитәкчелеге арасында сәяси киеренкелек сакланыр. Ничек кенә булса да, ярышлар Русиягә карата булган фикерне яхшы якка үзгәртәчәк. Кунаклар якты тәэссоратлар туплап кайтачак. Русия якты йөз белән каршылады. Ил халкы спорт сөючеләргә кунакчыллык күрсәтте”.
Бәйгене карарга Русиягә бик күп дәрәҗәле кунаклар, спорт “йолдыз”лары килде. Алар да тәэссоратлары белән уртаклаша. Халыкара футбол федерациясенең (ФИФА) элекке җитәкчесе Йозеф Блаттер да ярыш турында уңай фикерләр генә әйтте. “Футбол буенча 11нче дөнья чемпионатын үз күзләрем белән күрәм. Шуның унысын оештыруда турыдан-туры катнаштым. Төрле илләрдә бәйге оештырганда бихисап мәсьәләләргә юлыгырга туры килде. Стадионнар төзү, транспорт тәэминаты, билетлар сату... Биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Килгән спорт сөючеләр, журналистлар тулысынча канәгать. Матчлар үткән стадионнар арасы ерак булса да, анда вакытында барып җитү өчен бөтен чаралар да күрелгән. Бәйге Русиядә оештырылмасын өчен ФИФАга зур басым ясалды. Ләкин дөреслек җиңде. Югары дәрәҗәдә үтүче бәйге – моның ачык дәлиле”.
ФИФАның гамәлдәге җитәкчесе Джанни Инфантино да ярыш турында уңай фикердә. “Беренче тапкыр бәйгенең югары дәрәҗәдә үтәчәге өчен борчылмадым. Кунакларны каршылау өчен күп көч салган илне беренче тапкыр күрәм. Русия күңелдә кунакчыл, һәркемне колач җәеп каршы алучы ил булып истә калачак”, — диде ул.
Танылган тренерлар һәм футбол йолдызларының фикерләре дә игътибарга лаек. “Русиядә бәйге югары дәрәҗәдә оештырылган. Футбол карау, ял итү, бер шәһәрдән икенчесенә бару өчен бөтен шартлар да тудырылган”, — ди Франция җыелма командасы составындагы Европа һәм дөнья чемпионы Марсель Десайи.
“Ярышка кадәр чит илдә Русия турында начар уйлаучылар да булгандыр. Бәйге стереотипларны җуячак. Чөнки кунаклар биредәге кунакчыл халыкны күреп хәйран калып кайтып китәчәк”, — дигән Русия җыелма командасының элекке тренеры Гус Хиддинк.
Соңгы елларда Русия санкцияләр “камавы”нда калды. Кем белсен, бәлки футбол буенча дөнья чемпионаты хәлне уңай якка үзгәртә алыр. Чөнки ярышларны бөтен дөнья карый. Русиягә килгән меңләгән кеше сәяси мәйданда илебезгә карата яңгыраган фикерләрнең дөрес булмавын үз күзләре белән күрде.
Айдар ЗӘКИЕВ.