Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Гаделлек җиңде!” дип чыксыннар

Караидел районында яңартылган мировой суд бинасын файдалануга тапшырганда хакимият башлыгы Илдар Гарифуллин шундый теләк белдерде.

Моңа кадәр районның мировой суды 1984 елда төзелгән бинада урнашкан иде. Бирегә суд 2008 елда ук күченә, ләкин соңгы дистә ел да бинаның искерүенә янә үз өлешен кертте, ул таләп ителгән шартларга җавап бирми башлады. Шушыларны исәпкә алып һәм бигрәк тә Русия Президентының мировой юстиция эшчәнлеге өчен тиешле шартлар тудырырга дигән күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, районда иске бинаны ремонтлау һәм реконструк­цияләү буенча зур эш җәелдерелде. Бу эшкә җаваплылыгы чикләнгән “БашСпецСтрой” җәмгыяте алынды һәм аны кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкарып та чыкты.

Суд участогының яңартылган бинасын ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин, республиканың Юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле, аның урынбасары Светлана Ишморатова, Караидел районы суд участогы мировой судьясы Светлана Хәйдәро­ва, аның хезмәттәшләре, районның хокук саклау органнары җитәкче­ләре һәм башкалар катнашты.

Тәүдә башкорт кызлары биюе башкарылып, кунакларга күмәч һәм кымыз тәкъдим ителгәч, “Россияне” урыс халык җырлары вокал ансамбле башкаруында дәртле җыр яңгырады. Аннары сүз район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллинга тапшырылды.

– Хөрмәтле якташлар, кадерле кунаклар! Иң беренче чиратта мин шушы олы эшне башкарып чыгуда ярдәм иткән һәммәгезгә, аеруча Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетына, төзүчеләргә бөтен район халкы исеменнән рәхмәт бел­дерәм, — диде чыгышында Илдар Вил улы. — Мировой судья аппаратына да эшчәнлекләрендә һәм Караидел халкы файдасына һәм мәнфәгатендә уңышлар телим. Сезгә мөрәҗәгать иткән кешеләр бирегә яклау эзләп килгәндә татулашуга өметләнеп килсен, биредә гадел суд карарлары кабул ителсен, халык биредән “Гаделлек җиң­де!” дип чыксын һәм, шул карар белән риза булып, тыныч күңел бе­лән көндәлек тормышка әйләнеп кайтсын!

— Кадерле караиделлеләр! – дип мөрәҗәгать итте җыелу­чы­ларга дәүләт комитеты рәисе Владимир Спеле. — Илебездә мировой юстиция хезмәте кертелгәндә күпләр моңа шикләнебрәк караган иде. Ләкин үткән еллар моның бик мөһим хезмәт булуын раслады. Хәзер барлык эшләрнең 70 проценттан артыгы нәкъ мировой судьялар тарафыннан карала һәм хәл ителә. Ә Караидел участогында былтыр гына да 2600дан күбрәк эш каралган. Бу бик күп һәм мөһим, әһәмиятле. Шуңа да республика җитәкчелегенә — бюджеттан ремонтка финанслар бүлгән өчен, ә район хакимиятенә, шәхсән Илдар Вил улына ярдәме, таләпләргә җавап бирерлек бина табарга тырышуы, аңлашып эшләве өчен зур рәхмәт.

“БашСпецСтрой” җәмгыятенең генеральный директоры Илшат Рәфыйков исә үз чыгышында әлеге районда эшләр алып барган вакытта аның кунакчыл һәм киңкү­ңел­ле халкын яратып өлгерүе, һәрьяклы ярдәм вакытында күр­сәтелеп торганлыктан, ремонтның тиз арада һәм сыйфатлы башкарылуы турында әйтеп үтте, төзү­челәр хезмәт салган бинада гаделлек тантана итүен теләде.

Арытаба бинага үткән кунаклар биредә эшләрнең чын мәгънәсендә күңел биреп башкарылуын, судьялар өчен уңайлы эш һәм халыкны кабул итү өчен барлык тиешле шартлар булдырылуын билгеләде, төзүчеләрнең эшенә югары бәя бирде. Караиделдә яңартылган мировой суд бинасы киләчәктә чыннан да халыкның хокукларын яклаучы гадел суд сарае булыр дип ышанасы килә.

Фәнис Гәрәев.

Караидел районы.