Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Чехов идеаль Хөкүмәт җитәкчесе була алыр идеме?

Аны кешеләр бәхетен кайгыртучы дип исәпләгәндә...

Александр Пушкин турында уйлаганда, һәрвакыт Гогольнең аның турында әйткән сүзләрен искә алам. Пушкин ул – ике йөз елдан соң туарга тиешле урыс кешесе, дигән ул. Әмма Русия мәдәниятенә андый кешене булдыру өчен ике йөз ел вакыт таләп ителмәде. 45 псевдонимы булган бу шәхес Пушкин вафат булган гасырда туган. Бөтен дөнья аны Антон Чехов буларак белә. Инглиз язучысы Джон Пристли аның турында: “Безнең алда яңа кеше моделе”, – дигән.

– Чехов XX гасырда “Мине бары тик 7 ел дәва­мында гына укыячаклар”, – дип яза. Әле XXI гасыр дә­вам итә һәм, һичшиксез, Чехов бүген, бездә генә түгел, чит илләрдә дә иң популяр язучыларның берсе. Англия­нең славян философиясе белгече, профессор П. Рейфилд болай дип яза: “Лондон универ­си­тетының инглиз әдәбияты кафедрасында, мин каршы булуга карамас­тан, Чеховны инглиз әдәбиятының аерылгысыз бер өлеше буларак өйрәнә­ләр. Инглизләр тәрҗемә ител­гән әдәбият­ны, башка халыклар белән чагыштырганда, азрак бастыра, чит ав­торларны озаграк үзләштерә. Чехов исә бүгенге инглиз әдә­бияты торышын билгели”.

XX йөзнең иң чагу фаҗи­галәре дә баса алмаган Чехов тавышы гасыр буе дәвам итте. Француз язучысы һәм галиме Д. Дидро сәнгатьне гаҗәеп нәрсәләрне гадилек­тә табу ди. Әгәр бу дөрес икән, Чехов мондый сәләткә тулысынча ия булган. Аның әсәрләре, илебез, дөнья мә­дә­ниятенең мөһим өлешенә әве­релеп, барлык континентлардагы кешеләрнең уй-фи­керләре һәм хисләре белән аваздаш булып чыга.

Бүген күпчелек сәясәтчеләр XXII гасырга кешелек Русиядән башка керәчәк: ул дөньяның сәяси картасыннан юкка чыгачак, дигән фикердә. Әмма Чеховның замандашы болай дигән: “Әгәр дә берәр вакыт Русия җир йөзеннән юкка чыга икән, аны Чехов әсәрләре буенча тергезергә мөмкин булачак. Чехов Русиясе – дөнья нәфис әдәбиятында иң модалы ил”.

Мәгълүм булуынча, Чехов табиб була. Медицина аңа сәнгатьле кү-зәтчелек итү өчен фәнни нигез буларак кадерле була. Әлбәттә, ул, җәмәгатьчелек авыруларын дәвалау­ның авыр булуын һәм монда бер әдәбият үзе генә җиңә алмаячагын аңлый. Ул иң мөһим нәрсә – социаль-сәнгать диагнозлары кую белән шөгыльләнә башлый һәм төгәллеге, дөреслеге белән шаккатыра. Кайбер тарихчылар һәм сәя­сәтчеләр 1917 елда без имин илне югалттык дип әйтәләр, без исә чираттагы миф иҗат итүчеләргә түгел, ә Чехов диагнозына ышанабыз.

Табиб Чеховның социаль диагнозлары бүген дә без­нең авырулар­ның характерын аңларга ярдәм итә. Безнең тарихны аңлау өчен мөһим булган репрессив-җәза бирү аңын һәм аңа бәйле тәҗрибә проблемасын алыйк. Академик А. Яковлев “Репрессия һәм законга буйсынмауның генетик линиясе большевикларга бәйле”, – дигән фи­кердә. Бу дөрес­лектән ерак тора. Русиядә золым тарихы 1917 елда башланган дип әйтеп булмый. Әгәр дә большевистлык асылын золымга кайтарып калдырсак (бу дөрес булмас иде), барлык урыс патшалары да большевик булып чыгар иде.

Игътибарлы укучы, әле­ге мәсьә-ләне хәл итү юлын Чехов әсәрлә­рендә таба ала. 1890 елның гыйнварында матбугатта, Чехов Сахалинга сәфәр белән килә, дигән яңалык күпләп басыла. Ул вакытта патша хөкүмәте тарафыннан Сахалинда 1869 елдан башлап – җинаять­челәр, 1886 елдан сәяси золым корбаннары өчен булдырылган сөрген турында язу тыела. Александр III Эчке эшләр министрлыгы каршында Аерым киңәшмә булдыра. Алар тикшереп тә тормыйча кеше­ләрне 5 елга кадәр сөргенгә җибәрү хокукына ия була. Тоткыннар Транссебер магистрале төзи, шулай итеп ГУЛАГ барлыкка килә.

Урыс язучылары сөр­генне элек тә өйрәнә, әмма мәҗбүри рәвештә. Ә монда язучы үз теләге белән һәм үз исәбенә сөр­генгә килә.

Чехов Грециядән ике тапкыр зуррак булган Саха­линны иңләп-буйлап тикшерә. “Мин тәмугта булдым”, – ди ул утраудан кайткач. Ул “Сахалин утравы” дигән китапны алты ел яза. Чехов исеме урыс мәдәнияте тарихына керсен һәм җә­мәгатьчелек аңында калсын өчен әлеге китап булуы да җитәр иде.

Чехов болай ди: “Золым җәм­гыять тарафыннан аңлы һәм максатлы зарурлык буларак кабул ителә, мәрхә­мәтлелек күренешләре исә канәгатьсезлек, үч алу хисе уята”. Кызганычка каршы, җәмгыять Чехов диагнозына игътибар итми, аңа Сахалин каторгасының коточкычлыгы “кызыклы” булмый, ул Че­ховның кисәтү­ләрен ишетми. Шуңа күрә җәза үзен көттерми – патша ГУЛАГы тиз арада Сталинныкына әверелә.

Бүгенге Русиядә репрессив-җә-залау аңы җиңел­гәнме? Әйдәгез, фактларга күз салыйк. Ни өчен реформа башлану белән беренче бишьеллыкта гына да тоткыннар саны 1,5 тапкыр арткан? Ни өчен бездә 100 мең кеше исәбенә, Европа берлекләре белән чагыштырганда, 6 тапкыр күбрәк кеше гаепләнә һәм җәзага тарттырыла? Ни өчен Ру­сиядә ярлыкау хөкеме 0,4 процент кына чыгарыла. Англиядә һәм Таиландта, мә­сә­лән, гаепләнүчеләрнең дүрт­тән берен аклыйлар. 2000 елда алынган мәгълүматларга ярашлы, Ру­сиягә 25 мең адвокат туры килә, ә халкы ике тапкыр азрак булган Гер­маниядә алар саны 100 меңнән артып китә.

Кемнәр соң алар, ирегеннән мәх-рүм ителгәннәр? Безнең төрмәләрне тикшергән Европа Советы бел­гечләрен өч кыяр урлауда шик төшеп кулга алынган ха­тынга бәйле очрак шаккатыра. Һөнәрчелек-техник училище студен­тының үзе­нең яшьтә­шеннән 8 сум акча урлаганы өчен 4 елга ире­геннән мәхрүм ителүе гадел хөкемнең йөзеннән көлү түгелме?! Шул ук вакытта, ил бюджетыннан миллионнар һәм миллиардлар урлаганнар, үзләренә карата шик туу белән, чит ил резиденцияләренә кача яисә Дума депутаты таныклыгы белән аклана. Мондый очраклар күп. Шуңа күрә, төрмә һәм колония­ләрнең тулы булуы гаҗәпләндерми. Алардагы яшәү шартлары куркыныч. Тоткыннар изоляторлардагы түзмәслек шартлардан, ачлык һәм эпидемиядән вафат була. БМО Русия төрмәләре туберкулез авыруы чыганагы булып торуын таный. Дәүләт үз гражданнарын мәҗбүри рәвештә яшәү белән туры килмәгән шартларда тотып үтерә. Халыкара хокук телендә бу “судттан тыш җәза” дип атала.

– Чехов “Минем Сахалин 100 ел яшәячәк”, – дип яза. Китап дөнья күргәннән башлап икенче йөзьеллык дәвам итә. Әмма бөек гуманист бил­геләгән проблемалар һаман да чише­леш көтә. Миллионлаган кеше өчен ирегеннән мәхрүм итү урыннары булып торучы җинаять акаде-мияләрен ябарга вакыт. Кулга алуны җәза бирү өчен универсаль корал буларак файдаланудан баш тартырга кирәк. Төрмәдә аеруча авыр җи­наять кылганнар гына утырырга тиеш.

Юрист-тикшеренүчеләр фике-ренчә, 12 ел дә­ва­мын­да гадел хөкем-нән күпме кеше зыян күрүен күз алдына китерү дә кыен. Һәр­­ва­кытта-гыча, җәм­гыятьтә суд алдына баскан һәр кеше нәрсәдә дә булса гаепле дигән фикер яши. Русияле­ләрнең бары тик өчтән бере генә хокуклары бозылган очракта судка мөрә­җәгать итәргә әзер. Башкалары әлеге учреждениене урап үтүне өстен күрә. Ру­сияле­ләргә Көнбатышта граждан­нарның кафетерий­дәге ко­феның салкын булуы яисә самолетның берничә сәгать­кә тоткарлануы сәбәпле судка мөрәҗәгать итүен аң­лавы авыр. Ә Русиядә кайбер предприятиеләр җи­тәкчеләре эшчеләргә айлар буе хезмәт хакы түләми. Бер­кем дә аларны судка бирми.

Чехов болай дип яза: “Киләчәк буынга җиңелгә туры киләчәгенә ышанам, чөнки алар безнең тәҗ-рибәгә таяначак”. Әмма тарих безне өйрәнергә теләк булганда, гына, өйрәтә.

Өченче меңьеллык та хәвефле башланды. Тагын 15-20 ил атом-төш коралы чиген үтәргә әзер. Халыкара террорчылык колач җәя. Бай Төньяк белән хәерче Көньяк арасында капма-каршылык көчәя. Бердәнбер супер­дәүләт булып калган АКШ дөнья белән идарә итүче роленә дәгъ­ва итә. Бу шартларда бөтендөнья хөкүмәте булдыру идеясе тергезелә. Кайберәүләр фике­ренчә, ул кешелекне коткарып калыр иде. Әмма бүгенге сәясәтчеләрнең берсе дә әлеге хөкүмәт җитәкчесе вазыйфасына дәгъва итә алмый. Танылган драматург Эжен Ионеско: “Сезнең карашка, идеаль хөкүмәткә кем җитәкчелек итә алыр иде? Бәлки ул Аристотель, Данте, Шекспир, Гете, Толстойдыр?” – дигән сорауга: “Чехов”, – дип җавап бирә.

Чехиянең билгеле режиссеры Отомир Крейча Чеховны бөек сәясәтче дип атый. Сәясәт – беренче чиратта, кешеләр бәхетен кайгырту, дип исәпләсәк, бу бик дөрес.

Безнең илдә Русиянең тарихи язмышында зыялылар роле, аның XXI гасырда гамәлдә булуы турында, фикер алышулар бара. Һәм, ниһаять, кем соң ул зыялы? Әгәр дә зыялының идеаль варианты бар икән, безнең карашка, ул – Антон Чехов. Русия­леләр аны укый, “Апалы-сеңелле өчәү” һәм “Чия бакчасы” геройлары язмышы аларны кызыксындыра икән, Русия яшәячәк әле.

Октябрь Вәлитов, профессор, философия фәннәре докторы, тарих фәннәре кандидаты.