Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Гаилә сәясәте буенча координацион совет утырышы үткәрде.
– Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында республикада 15 267 бала туган. Узган ел белән чагыштырганда, бу 616га кимрәк. Атап әйткәндә, бүген бездә бала тудыру яшендәге һәр хатын-кызга 1,696 бала туры килә. 2016 ел белән чагыштырганда, 8,8гә кимрәк. Яшьләр гаилә корырга, балалар тудырырга ашыкмый. Без янә демография кризисына аяк басабыз, – диде ул. Русия Президентының май указларына ярашлы 2024 елга туым 1,7 коэффициентына күтәрелергә тиеш. Бу мәсьәләне хәл итү өчен беренче бала гына түгел, аннан соңгыларын тудыруны арттырырга кирәк. Моның өчен яңа юнәлешләр буенча эш җәелдерү мотлак. – Бу мәсьәләне хәл итү өчен 18 яшькә кадәр булган 3 балалы гаиләләр саны 50 проценттан да ким булмаска тиеш. Ә бездә бу күрсәткеч бары тик 5,5 процент, – диде Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе доценты Яна Скрябина. “Башкортостанстат” үткәргән тикшеренүләрдән к